Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар җәйге ялларын ничек уздыра?

Россия һәм чит ил курортларына бару уңаеннан төрле кеше төрле фикердә. Кемдер сәяхәтләрдән тыелып тора, кемдер, бернәрсәдән курыкмыйча, диңгез буенда рәхәтләнеп кызынып ята. Без баулыларның җәйге ялга кагылышлы фикерләре һәм тәэсирләре белән кызыксындык.

Айгөл Шәрифуллина, хуҗабикә:

– Без быел, башка еллардагыча, беркая да бармадык. Җәйнең яртысы үтсә дә, хәтта сулыкларда да бары бер тапкыр гына булдык. Бер ял көнендә Кызылъяр авылы карьерына бардык. Бүтән беркая да җыенмыйбыз, чөнки балаларыбыз кечкенә. Өстәвенә, пандемия аркасында, кеше күп йөри торган җирләргә барудан тыелып торырга кирәк, дип уйлыйм.

 Олы улым еш кына шәһәрнең ачык бассейнына бара. Баулыда эссе көннәрдә йөзеп була торган шундый урын булуына бик шатбыз.

 

 

Марина Хәлфиева, балалар клубы администраторы:

– Без ел саен, сәламәтлекне ныгытыр өчен, диңгездә ял итәргә тырышабыз. Сәяхәткә бару өчен, еш кына кредит рәсмиләштерәбез, аннары акрынлап түлибез. Нигездә, Россия курортларын сайлыйбыз. Быел июньдә гаиләбез белән Джеметка бардык, ул – Анапа янындагы курорт бистәсе. Башта төркиягә барырга уйлаган идек, тик ул чагында чикләр ябык иде, туристларны кертмәделәр. Без барган чакта, диңгездә давыл да булып алды. Без отельдә яшәдек, битлек кию һәм ПЦРга анализ таләп ителмәде.

 

 

Гөлнара Зиновьева, янгыннарны булдырмау бүлекчәсе инспекторы:

– Без ял көннәрендә Чиләбе өлкәсенең Тургояк күленә бардык. Бернинди анализлар да, прививка булу-булмауны да сорамадылар.

Гадәттә, без гаилә белән Кавказга барабыз, анда туганнарыбыз бар. Тик соңгы вакытларда еракка бару мөмкинлегебез юк, чөнки әбиебезгә инсульт булды, аны карыйсы бар. Шуңа күрә безнең өчен иң яхшысы – ял көннәрендә генә каядыр бару. Хәзер безнең төп маршрутлар – Көньяк Урал, Башкортстан.

 

Регина Бекерова, 1нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:

– Без 1-11 июльдә Кырым Республикасының Судак шәһәрендә ял иттек. Анда барыр алдыннан, төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл белән таныштык. ПЦР анализы кирәк булмады. Тик җәмәгать урыннарында битлек кию мәҗбүри. Кибетләрдә битлек булганда гына хезмәт күрсәтәләр. Мин ял өчен Кырымны сайладым, чөнки анда ял итү бәясе кулай һәм ковид чикләүләре буенча шартлар уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев