Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар төнлә су коенмаячак

Бу атнада шәһәрдәге ачык бассейнның суын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Коену сезоны рәсми төстә ачылды.

Ачык бассейнның суы гигиеник таләпләргә туры килә. Шуңа да карамастан, бассейн территориясендә “Су коену тыела!” дигән язулар эленеп тора. Бассейнга хезмәт күрсәтүче “Баулы-Горсервис” предприятиесе директоры Зәкәрия Сәлахов хәбәр иткәнчә, әлеге элмә такталар үз урынында  калачак, аларга тыелу вакытын гына өстәп язачаклар. Эш шунда, быелдан башлап, бассейн һәм аттракционнар территориясенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кереп йөреп булмаячак. Анда су коену һәм ял итү кичке сәгать тугызга кадәр генә рөхсәт ителә. Шул сәбәпле бассейнга шушы көннәрдә капка куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев