Баулылар, сак булыгыз: СПИД
Баулы районында ВИЧ-инфекциясе йоктыруның 2000 елдан бирле 153 очрагы теркәлгән. 43 ВИЧ-инфекцияле вафат булган, шул исәптән СПИДтан – 10 кеше.
19 май – СПИДтан вафат булучыларны искә алу көне. 2019 елда ул “Сәламәтлек һәм хокуклар өчен көрәшне активлаштыру” девизы белән билгеләп үтеләчәк.
ВИЧ-инфекциясе профилактикасында яңа технологияләр кулланылуга, ВИЧлы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән дәвалаудагы уңышларга да карамастан, ВИЧ-инфекциясе таралу проблемасы актуаль кала бирә.
1 майга булган мәгълүматка караганда, Татарстанда ВИЧ-инфекциясенең 24131 очрагы теркәлгән. 6345 ВИЧ-инфекцияле вафат булган, шул исәптән СПИДтан – 1962 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев