Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылар "кайнар линия" телефонына шалтырата ала

13 майда балаларның ялга һәм сәламәтләндерүгә хокуклары буенча "кайнар линия" эшләячәк.

Балаларның ял итүгә һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 13 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

«Кайнар линия» телефоны эше кысаларында авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның ялын оештыру, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру, балалар сәламәтләндерү лагерьларына бушлай (ташламалы) юлламалар сатып алу тәртибе турында, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, балигъ булмаганнарның ялын һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге башка сорауларны бирергә мөмкин булачак.

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми порталыhttp://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1456813.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев