Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы китапханәчеләре сугыш чоры балалары өчен әдәби-музыкаль кичә оештырды

Якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сугышның бөтен газап-михнәтен кичергән ветераннарны, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан "Онытырга мөмкин түгел" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичә уздырылган залның ямьле һәм оста бизәлеше кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына "Ул көннәрнең даны онытылмас гомер-гомергә"дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәм кичәсен милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Гөлия Шәмсетдинова ачты һәм ветераннарны якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.

Бәйрәмнең башында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып, та инде безнең арабыздан киткән якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Кичәне китапханәчеләр Зөһрә Мингалимова һәм Рәмзия Шәрипҗанова алып барды. Кичә барышында сугыш темасына, сугыш чоры кешеләренең фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары башкаруындагы җырлар белән уралып барды.

Бәйрәм кичәсе ветераннар күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар кичә оештырган китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп саубуллаштылар.

Гөлия Шәмсетдинова, үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев