Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы электромонтёрлары һәрвакыт сакта

"Челтәр компаниясе" ААҖнең Бөгелмә электр челтәрләре тармагы булган Баулы электр челтәрләре - безнең районны электр энергиясе белән тәэмин итүче бердәнбер оешма. Директор Марат Фәхриев җитәкчелегендәге бу коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, районда һәм шәһәрдә электр энергиясе белән тәэмин итү сыйфаты елдан-ел яхшыра.

Баулы подстанцияләр төркеменә шәһәрне һәм районны, шулай ук "Баулынефть" һәм "Туймазынефть" кебек эре нефть чыгару предприятиеләрен электр белән тәэмин итүче 11 подстанциягә хезмәт күрсәтү бурычы йөкләнгән.

- Безнең алга куелган төп бурыч - кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү, - ди Баулы подстанцияләр төркеме начальнигы Николай Захаров. - Безнең төркемгә 19 кеше керә - 17 электромонтёр һәм ике слесарь-ремонтчы. Алар оператив төстә юлга чыгарга әзер торучы ремонт бригадаларына бүленәләр һәм график буенча тәүлек әйләнәсе дежур торалар. Диспетчер пультында электр белән тәэмин итү системасында төзексезлек булуы турында мәгълүмат барлыкка килү белән, алар шунда ук сигнал килгән урынга баралар, электр энергиясе белән тәэмин итү өзелү сәбәпләрен ачыклыйлар һәм ашыгыч рәвештә төзәтү эшенә керешәләр.
Моннан тыш, төркем подстанцияләргә агымдагы хезмәт күрсәтү белән дә шөгыльләнә, аларның эшкә сәләтлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыру өстендә эшли.
- Иң беренче чиратта безнең эш объектларның ышанычлылыгын арттыруга юнәлтелгән. Без, профилактика эше алып барып, киләчәктә авариягә сәбәп булырлык төзексезлекләрне алдан күреп, вакытында төзәтү бик әһәмиятле, дип саныйбыз. Барысы да төп-төгәл, табиблардагыча, - ди Николай Захаров. - Әгәр дә инде һава торышына яки кеше факторына бәйле аварияләр килеп чыга икән (еш кына линияләрдә аварияләргә электр баганаларына автотранспорт чаралары бәрелү сәбәп була), без ашыгыч рәвештә авария булган урынга чыгарга һәрвакыт әзер.
Предприятие җитәкчелеге үзен подстанцияләр төркеме начальнигы итеп билгеләгәнчегә кадәр Николай Иванович электромонтёр булып эшләгән һәм үзен максатчан, ышанычлы, оештыру сәлатенә ия кеше итеп күрсәткән.
- Безнең эштә очраклы кешеләр була алмый, - ди ул. - Монда ышанычсыз булып булмый. Ел саен безнең хезмәткәрләр, үз һөнәрләрен башкарырга лаеклы булуларын раслау өчен, имтиханнар бирәләр. Куркынычсызлык техникасы, хезмәтне саклау, техник эксплуатацияләү кагыйдәләре, электротехник җиһазларның төзелеше буенча сынау үтәләр. Очраклы кешеләр, коллектив әгъзасы булып өлгергәнче үк, безнең сафлардан төшеп кала. Ә бүген эшләүчеләр - чын профессионаллар. Коллективтагы һәрбер кешене бары тик яхшы яктан гына билгеләп үтәргә була.
Ул бигрәк тә иң тәҗрибәле, яшьләр өчен остаз булган Олег Четвертаков һәм Николай Бельский турында бик җылы фикерләр әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев