Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда тиздән – өй туе

Баулы шәһәренең Зиновьев урамында өч катлы 27 фатирлы 18нче йортны төзү төгәлләнеп килә. Әлеге йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – предприятиеләр хезмәткәрләре яшәячәк.

Республика Дәүләт торак фонды рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматка караганда, объектның әзерлек дәрәҗәсе югары – эчке эшләрне тәмамлыйсы гына калган. Фатирларда обойлар ябыштырылган, линолеум җәелгән, ике контурлы газ казаннары һәм биметалл җылыту радиаторлары куелган. Әлеге йорт энергия ресурсларын исәпкә алу автомат системасы белән җиһазланган, биредә яшәүчеләр интернет челтәрләренә, IP-телефония, IP-телевидениега тоташа алачак. Моннан тыш, авылларда арендага биреләчәк торак төзү программасы кысаларында Васькино Туйралы һәм Николашкино авылларында бер фатирлы йортлар төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев