Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда шәһәргә керү һәм чыгуның үзгә тәртибе

Республика президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова пәнҗешәмбе Татарстан министрлар кабинеты брифингында, бу көннәрдә хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә йөкләнеш аеруча зур, дип билгеләп үтте.

Бүгенге көндә республикада 14 шәһәрдә керү һәм чыгуның үзгә тәртибе урнашты: полиция, ЮХИДИ, Росгвардия хезмәткәрләре шәһәр чикләрендә кизү тора һәм бар кешенең документларын, эшкә бару һәм кайтуын раслый торган белешмәләрен тикшерә. Хәзерге вакытта мондый режим Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Азнакай, Баулы, Зәй һәм Менделеевск шәһәрләрендә кертелде.

Лилия Галимова ассызыклаганча, хокук саклау органнары хезмәткәрләре интернетта өйдән чыгу белешмәләрен сатып алырга тәкъдим итүче сайтларга юлыкканнар. Мондый сайтларны булдыручылар, билгеле, җаваплылыкка тартылачак. Полиция хезмәткәрләренең урамда булучыларның белешмәләренә сораулары туган очракта (мәсәлән, документ Татарстан президенты 2020 елның 30 мартында кабул иткән 234нче карардагы формага туры килмәсә), кешенең шәхесен ачыклаганчы һәм аның конкрет оешмада эшләү факты расланганчы, белешмәне алалар. Белешмә бердәм реестрга кертелә.

2 апрельгә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда карантин режимын бозуның 61 очрагы теркәлгән. Алар – чит илләрдән кайтучылар һәм алар белән контактта булучылар.

Исегезгә төшерәбез, республика халкы өчен смс-белешмә хезмәте кертелде, ул 1 апрельдән гамәлдә. Мондый смс-белешмәне хокук саклау органнарына күрсәтергә кирәк, анда конкрет гражданинның өеннән читтә булу вакыты күрсәтелә. Өйдән бик кирәк чагында гына чыгу зарур, чөнки смс-белешмә системасына мөрәҗәгать итүчеләр күп булырга мөмкин.

Евгения Леванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X