Баулыда республика программалары тормышка ашырыла
Баулы районы 2018 елда Татарстанда гамәлдә булган 39 республика программасының 28ендә катнашкан.
Баулы районында республика программаларын тормышка ашыруга 396,42 миллион сум тотылган. 331,9 миллион сумы – республика бюджетыннан, 29,32 миллион сумы – муниципаль берәмлекләр бюджетыннан, 35,2 миллион сумы бюджеттан тыш чыганаклардан бирелгән.
Районда республика программалары ярдәмендә клублар, йортлар, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, скверлар төзелә, торак йортлар, социаль-мәдәни әһәмиятле объектлар, авыл хуҗалыгы объектлары капиталь ремонтлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев