Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда эшсезлек пособиеләренә миллион сумнар китә

Узган елга нәтиҗә ясап алыйк: вакытыннан пенсиягә чыгучылар бар, 30 предприятие хезмәткәрләрен эштән азат итү турында белдергән.

Район башлыгы белән киңәшмәдә Баулы шәһәре мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рима Солтанова 2020 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәгенә 1664 кеше дәүләт хезмәте алу өчен мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 1278 баулылы – “Работа в России” порталы аша. 1132 кешегә эшсезлек пособиесе билгеләнгән. Бу максатка барлыгы 38 миллион сум акча тотылган.

Узган ел уртасында Баулы районында эшсезләр саны кинәт артты: гыйнварда 111 кеше исәптә торса, августта – 627. Рима Солтанова сүзләренчә, 2021 елның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәгенә эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләр 367 кеше булган, 339ы эшсез буларак танылган.

Рима Солтанова сөйләгәнчә, 166 баулылы мәшгульлек үзәгеннән һөнәри укытуга җибәрелгән. Аларны маникюр остасы, бухгалтер, чәчтараш, скважиналарны капиталь ремонтлау операторы, тракторчы, пешекче, сак хезмәткәре һәм башка һөнәрләргә укытканнар. Бу максатка барлыгы өч миллион сум акча юнәлдерелгән.

Районда беренче тапкыр буларак, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру күрсәткече югары булган. Узган елда мәшгульлек үзәгенә 46 инвалид мөрәҗәгать иткән, 19ы эшкә урнаштырылган.

2020 елда райондагы алты кешегә вакытыннан алда пенсия билгеләнгән. Рима Солтанова аңлатканча, штат кыскартылу яки оешма ябылу аркасында эштән азат ителгән, һәм шул ук вакытта, һөнәри күнекмәләре ихтыяҗын исәпкә алып, эшкә урнашуның барлык мөмкинлекләре булмаган кешеләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Сүз уңаеннан, узган елда Баулы районының утыз оешмасы, производствоны оптимальләштерү яки предприятие ябылу белән бәйле рәвештә, 300дән артык хезмәткәрне эштән азат иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев