Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы укучылары каникулларда акча эшли алачак

Баулы шәһәре мәшгульлек үзәге ел саен каникуллар вакытында балигъ булмаганнар өчен вакансияләр тәкъдим итә. Балалар эшкә бик теләп урнаша, чөнки бу аларга акча эшләр өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Бу хакта “Хезмәткә дан” газетасы редакциясенә Баулы шәһәре мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рима Солтанова сөйләде.

– Баулы шәһәре мәшгульлек үзәге җәйге каникуллар чорында балаларга нинди эшләр тәкъдим итә ала?

– Җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнар өчен махсус күнекмәләр һәм белем таләп ителмәгән хезмәт туры килә. Нигездә, Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында бу шәһәрне төзекләндерү буенча ярдәмче эшчеләр, авыл хуҗалыгында төрле эшчеләр, ишегалды вожатыйлары булып эшләргә мөмкин.

– Мәктәп укучылары өчен хезмәт хакы якынча ничә сумнан гыйбарәт?

– Хезмәт хакы укучының эш вакыты озынлыгы белән бәйле. Бюджет оешмаларында – аена 4340 сумнан 12153 сумга кадәр, ә коммерцияле оешмаларда 5218 сумнан 14612 сумга кадәр тәшкил итә.

– Баулы укучылары арасында нинди эшләр аеруча популяр?

– Балаларны, нигездә, шәһәрне төзекләндерү белән бәйле эшләр җәлеп итә. Егетләр үлән чаба, кызлар теплицада эшли.

– Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә, балигъ булмаганнар өчен хезмәт шартлары нинди?

– 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар өчен эш сәгате – көненә 5 сәгатьтән, атнасына 24 сәгатьтән артмаска тиеш. 16 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар – көненә 7 сәгать, атнасына 35 сәгать эшли ала.

– Әгәр урнашкан эше ошамаса, бала эш урынын алыштыра аламы?

– Укучы, эштән китеп, башка оешма белән килешү төзи ала.

– Җәйге каникуллар чорында Баулы районында ел саен күпме бала эшкә урнаша?

– Баулы районында уртача 100гә якын мәктәп укучысы эшкә урнаша.

– Укучылар эшкә урнашуның төп максаты нинди?

– Төп максат – вак-төяк чыгымнар өчен яки нинди дә булса әйбер сатып алу өчен акча эшләү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев