Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы – әрмән гаиләсе өчен икенче туган ил

Ел саен Россиягә меңләгән чит ил гражданнары килә. Берәүләр берничә айга гына тоткарланса, биредә яшәп калучылар да бар. Мәсәлән, Әрмәнстаннан күченеп килгән Карапетьян гаиләсе Баулыда төпләнеп калган.

Быел Баулы районында 14 чит ил гражданины Россия Федерациясе гражданлыгын кабул иткән. Бүгенге көндә алар безнең районда гаиләләре белән яши. Алар яңа тормыш шартларына ничек җайлашалар, туган җирләрен сагыналармы һәм чит илдә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә? Баулыда төпләнеп калган Карапетьян гаиләсе белән шул хакта сөйләштек. Әлеге гаиләнең Баулыда яшәвенә җиде елдан артык. Гаилә башлыгы – Андраник Карапетьян, тормыш иптәше – Аннман һәм аларның ике улы, Айк һәм Геворг гаиләләре белән. Бер йортта өч буын гомер итә, ә бу очракта 10 кеше. Әрмәнстанда болай яшәү сирәк күренеш түгел, гасырлар буена шулай килгән. Гадәттә, яшь кыз, кияүгә чыккач, иренең гаиләсенә килә һәм аның әти-әнисе белән бер йортта яши. Киресенчә дә булырга мөмкин, мәсәлән. Егет хатынының өендә яши башлый, ләкин бу сирәк күренеш. Алар үзләре берничә буынның бер түбә астында яшәүнең  бары уңай якларын гына күрәләр. Мәсәлән, киленнәре Цагик (Айкның тормыш иптәше) сүзләренә караганда, ул иренең әти-әнисе белән яшәячәген белгәч, сөенгән, чөнки бала чагында әби-бабайлары булмаган. “Балаларым әби-баба тәрбиясендә булганда мин тыныч, – ди Цагик Аршакян. – Мин, әти-әниләр белән яшәүне дөрес, дип саныйм. Аларның тәҗрибәсенә өйрәнергә була, алар һәрвакыт ярдәм итә, чөнки ата-аналар безнең өчен яши һәм тырыша”.

Айк белән Цагикның өч баласы бар – кызлары Кристина, Анаит һәм уллары Андраник. Геворг белән Анаит гаиләсендә кызлары Виктория үсә.

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X