Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы нефтьчеләре үзгә режимда эшли

Эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен, нефтьчеләр кайбер предприятиеләрен үзгә эш режимына күчерде.

Нефть компаниясендә тормышка ашырыла торган чаралар планы илнең энергетик иминлеге өчен стратегик мөһим өзлексез производство предприятиеләренә инфекция таралуны булдырмауга юнәлтелгән. Шулай ук социаль-мөһим инфраструктура эшләвен тәэмин итүче, төбәкне газ, җылылык, су белән тәэмин итүче предприятиеләр дә үзгә эш режимына күчерелә.

Үзгә эш режимы хезмәткәрләрнең балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм санаторийларында, шул исәптән “Иволга” санатор-сәламәтләндерү комплексында изоляцияләнүен күздә тота. Чаралар төп һәм ярдәмче персоналга кагыла һәм аның кысаларында тышкы контактларны чикләү, сменалар арасында контактны минимальләштерү, матди-техник ресурслар һәм азык-төлек, медицина һәм башка чаралар белән тәэмин итү каралган.

Шул ук вакытта, вирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен, барлык мөмкин булган профилактик чаралар тормышка ашырыла. Хезмәткәрләр вакытлыча яшәү урыннарында системалы рәвештә санитар-эпидемиологик чаралар үткәреләчәк. Моңа хезмәткәрләрне COVID-19 вирусы булу-булмауга тестлаштыру, бина һәм корылмаларны зарарсызландыру, техниканы, производство территорияләрен һәм персонал яши торган урыннарны махсус эшкәртү керә.

Изоляция режимында эшләүгә күчерелгән хезмәткәрләр үзгә хезмәт шартлары өчен өстәмә түләү алачак.

Ә яшь нефтьчеләр эпидемиологик куркыныч янаган чорда өлкән яшьтәге кешеләргә өйләрендә торырга ярдәм итәргә булганнар. Яшьләр комитетлары волонтёрлары өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә кирәкле товарлар китерәчәк, пенсионерларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түләргә булышачак. Волонтёрлар пенсионерлар белән саклык чараларын үтәп аралашачак: медицина тикшерүе узгач, медицина битлекләре, перчаткалар киеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев