Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә балалар ял итә һәм дин нигезләрен үзләштерә

Баулы районы мәчетләрендә балалар өчен дин һәм әхлак нигезләрен өйрәтүне максат итеп куйган традицион җәйге чаралар башланып китте.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сөйләвенчә, балалар өчен чаралар бүгенге көндә районыбызның биш мәчетендә башланган: Баулыдагы “Өмет”, “Гали”, Татар Томбарлы, Кызылъяр, Мортаза авыллары мәчетләрендә. Баулыдагы ике мәчеткә иллеләп бала йөри. Иртәнге сәгать тугыздан көндезге икегә кадәр балалар ислам дине нигезләрен өйрәнәләр, саф һавада хәрәкәтчән уеннарда, викториналарда, конкурсларда катнашалар. Алар өчен табигать кочагына сәяхәтләр, мәдәни программалар да оештырыла. Балаларны көн саен тәмле төшке аш белән дә тәэмин итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев