Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Атышта зыян күргән баулылы Казанга кайтты

Яшүсмернең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Казанның 175нче гимназиясендә булган атышта зыян күргән 8А сыйныф укучысы Тимур З. Мәскәүдән Казанга кайтты. Ул Мәскәүдә дәваланган иде. Малайның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

«Ул әлегә өйдә, табиблар күзәтеп тора», — дип сөйләде малайның әтисе Марат З.

Тимур З. 12 май көнне махсус рейс белән Мәскәүгә җибәрелде. Ул иң зур зыян күргән биш баланың берсе иде.

Яшүсмернең үпкәләре ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган булган. Ул наркозда булган. Мәскәү табиблары аның тәненнән кыйпылчыкларны алу өчен берничә операция ясаган, кан салганнар.

«Баулы-информ» басмасы мәгълүматлары буенча, Тимур 11 майдан аңсыз булган. 19 май көнне операция ясаганнан соң гына аңына килгән, мөстәкыйль рәвештә сулый һәм сөйләшә башлаган.

Элегрәк «Татар-информ» атыш вакытында зыян күргән бер кызның Мәскәү хастаханәсеннән чыгуы турында хәбәр иткән иде. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/18-06-2021/kazan-m-kt-bend-ge-atyshta-zyyan-k-rg-n-tagyn-ber-bala-m-sk-d-n-en-kaytty-5827295

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев