Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы акчасы белән шәхси балалар бакчасы өчен түләргә мөмкин булачак

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, ана капиталы акчасы белән шәхси эшмәкәрләрнең балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләргә була. Белем бирү эшчәнлегенә лицензия булуы шарт булып тора.

Ана капиталын шәхси балалар бакчасы түләүләре өчен элек тә тотарга була иде, әмма шәхси эшмәкәрләрнекенә түгел. Ә илдә нәкъ шундыйлар күп тә. Алар күмәк төзелеш барган районнарда, ягъни балалы гаиләр күп булган урыннарда популяр. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ана капиталына сертификат алуга, аны ясле яки балалар бакчасы өчен түләүләргә сарыф итәргә була. Берьюлы берничә бала өчен дә түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X