Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Амбулатория үз адресын үзгәртте

Новозареченск бистәсендәге табиблык амбулаториясе шушы көннәрдә халыкка җирле мәктәп бинасында медицина хезмәте күрсәтә башлады. Элек ул картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта урнашкан иде.

Бюджет акчаларын сарыф итүне киметү максатыннан, Баулы район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге Новозареченск табиблык амбулаториясен интернаттан мәктәп бинасына күчерергә карар кыла. Моның өчен тиешле шартлар тудырырга, реконструкция үткәрергә, ремонт ясарга, мебель һәм җиһазлар сатып алырга кирәк була.
Билгеләнгән эшләргә 580 мең сум акча тотыла. Амбулатория өчен бүлеп бирелгән бүлмәләрдә коммуникацияләр (су белән тәэмин итү, канализация, электрүткәргечләр) тулысынча алыштырыла. Халыкны кабул итү өчен гомуми практика табибы, фельдшерлык, акушерлык, сәламәт бала кабинетлары әзерләнә. Биредә шулай ук көндезге стационар өчен палата һәм зур булмаган лаборатория бар. Моннан тыш, амбулаториядә аптека да урнашкан, бу да авыл кешеләре өчен уңайлылык тудыра.
Амбулатория җиде торак пунктка - Хәнсевәр, Салих, Яңа Чүте, Яңа Шалты авылларына, Новозареченск һәм Таллыкүл бистәләренә, Дмитриевка авылына хезмәт күрсәтә. Бу барлыгы 2445 кеше, шул исәптән 303 бала һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән 307 кеше дигән сүз. Агымдагы елда амбулаториядә бер яшькә кадәрге 16 бала исәпкә алынган.
Авыл кешеләре яңа шартларны бәяләргә дә өлгергәннәр - җирле сәламәтлек саклау учреждениесе авыруларны инде көз башыннан ук ремонтланган бинада кабул итә. Ә амбулаторияне тантаналы ачу 3 декабрьдә район, үзәк хастаханә, авыл җирлеге җитәкчеләре катнашында узган.
- Мондый уңай үзгәрешләр безгә үз эшебездә, әлбәттә, зур этәргеч бирә. Җиде кешелек коллективыбыз бу вакыйганы бөтен авыл белән бергә көтеп алды. Биредә бик якты, уңайлы һәм иркен. Көндезге стационарда 5 койка сакланып калды, бу пациентларга тиешле дәвалау курсын үтәргә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Новозареченск табиблык амбулаториясе мөдире Ирина Князева.
Коллективның, әлбәттә, үз проблемалары да бар. Мәсәлән, торак пунктларның кайберләрендә фельдшерлар җитми, шуңа күрә йөкләнеш арта. Махсус транспорт булса да, шоферы юк. Авылда эшсезләр дә җитәрлек югыйсә, ләкин бу шактый катлаулы хезмәткә риза, өстәвенә эчми торган кеше табуы кыен. Кемнедер хезмәт хакы канәгатьләндерми. Менә шуңа күрә медицина хезмәткәрләренә җәяү йөрергә туры килә. Дөрес, еш кына шәһәрдән килгән ашыгыч ярдәм машинасы булышлык күрсәтә.
Шулай да яхшыга өметләнергә кирәк, без бит уңайлы шартлар турында хыялландык һәм бу көнне көтеп алдык. Бәлки, башка проблемалар да акрынлап хәл ителер, - ди Ирина Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев