Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Александровка авылында ферма төзелә

Киләсе елда Александровка авылында дүрт яңа эш урыны барлыкка киләчәк. "Крестьян-фермерлык хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермасын үстерү" федераль ведомство конкурсында катнашып, җиңү яулаган "Тимербаева" крестьянфермерлык хуҗалыгы, откан грант хисабына, 50 баш савым сыерга исәпләнгән ферма эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Рима һәм Илгизәр Тимербаевлар икесе дә авыл хуҗалыгы белгечләре. 1981 елда яшь...

Киләсе елда Александровка авылында дүрт яңа эш урыны барлыкка киләчәк. "Крестьян-фермерлык хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермасын үстерү" федераль ведомство конкурсында катнашып, җиңү яулаган "Тимербаева" крестьянфермерлык хуҗалыгы, откан грант хисабына, 50 баш савым сыерга исәпләнгән ферма эшләтеп җибәрергә планлаштыра.

Рима һәм Илгизәр Тимербаевлар икесе дә авыл хуҗалыгы белгечләре. 1981 елда яшь гаиләнең Александровка авылына килеп төпләнүенә дә һөнәрләре сәбәпче. Рима зоотехник, Илгизәр ветеринария табибы буларак Александровка авылындагы зур терлекчелек комплексында эшләргә килә. Гаилә башлыгына шул комплекс белән җитәкчелек итү вазифасын йөклиләр. Районда иң зур булган бу комплексның гөрләп эшләгән вакытын алар хәзер сагынып искә алалар. Совхоз таралган чор исә аларны бик күп борчылырга мәҗбүр итә. Әле бүген дә, кайчандыр тормыш кайнаган комплекс биналарына караган саен, Илгизәр Тимербаев авыр сулап куя. Заманында терлекчелекне һөнәр итеп сайлаган Тимербаевлар өчен бик авыр була эшсез калу. Уйлаша торгач, үзләренең фермерлык хуҗалыгын төзүтурында уртак фикергә киләләр. Җир алып, акрын гына үз хуҗалыкларын төзи башлыйлар. Гаилә терлекчелек фермасын үстерү программасында катнашу өчен, төзегән бизнес планны гамәлгә ашыруга кирәкле сумманың 30-40 проценты күләмендә шәхси матди-техник чараларың булу шарт. Тимербаевлар, ферма төзү өчен, элеккеге терлекчелек комплексыннан калган ике бинаны сатып алганнар. Хәзерге вакытта ул биналарда реконструкция бара. Аларның берсен заманча сөтүткәргеч, суыткыч җайланмалар, тирес чыгару транспортёрлары белән җиһазланган савым залы, икенчесен бозаулар торагы итеп үзгәртеп коралар.

Бүгенге көндә 250 гектар җир игәләр.

Дәвамын "Хезмэткэ дан" газетасының 25 октябрь, 79 нчы санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев