Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомерлеккә дип төзелмәгән

Баулы шәһәренең Зиновьев урамындагы 5нче санлы күп катлы йорт 2010 ел ахырында файдалануга бирелде. Ул дәүләт торак фонды (ТЖФ) тарафыннан төзелде. Ләкин яңа фатирлар алган кешеләр зур проблемаларга юлыктылар. Алар хакында сүз шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре, ТКХ мәсьәләләре буенча белгечләр, участок вәкаләтлесе катнашындагы чираттагы җыелышта барды.

Җитәкчеләр әлеге йортта яшәүчеләр белән соңгы тапкыр 2011 елның май аенда очрашкан булганнар. Кешеләр түбәдән су үтүгә, тәрәзәләрнең сыйфатсыз булуына, стеналарның дымлануына һәм башка проблемаларга зарланганнар, электр энергиясе өчен ОДНның гаделсез бүленүе, аның өчен бурычларны төзүчеләр туплаганы турында белдергәннәр. Алар быел да шул ук мәсьәләләр буенча район башкарма комитетына гариза язганнар. Бу юлы кешеләр җыелышта шулай ук чүп контейнерлары җитмәүгә, тротуар, яшел үсентеләр, яхшы балалар мәйданчыгы булмауга ризасызлык белдерделәр. Янәшәдә кибет һәм аптека ачуны сорадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Шәрипов әйтүе буенча, йортны Әлмәт шәһәренең "Еврожилстрой" ЧҖҖ төзи башлаган һәм, эшнең төп өлешен башкарып, банкротлыкка чыккан. Әлеге җәмгыятьтән кимчелекләрне бетерүне таләп итү - файдасыз эш. Төзелешне Бөгелмәдән "Стройсервис" ЧҖҖ тәмамлаган, ләкин ул бары тик отделка эшләрен генә башкарган, аңа дәгъвалар юк.
- Кешеләр стеналардан, аеруча балконнарда су агудан зарланалар. Бишенче каттагы берничә фатирда һаман түбәдән су үтә, ОДНны инстанцияләр буенча йөргән кешеләргә генә яңадан исәпләделәр. Фатир тәрәзәләреннән җил өрә, әйтерсең лә алар бөтенләй куелмаган. Балкон ишекләре дә юк. Бер генә предприятие дә аларны куярга алынмый. Күп кенә фатирларда дымлы һәм салкын, ә бит безнең күпчелегебез ипотека буенча байтак кына акча түләделәр, менә шунысы рәнҗетә, - дип сөйли йорт өлкәне Альберт Саттаров.
"Комфорт" ЧҖҖ директоры Дамир Сираевның сүзләре буенча, проблемалар әлегә биш кенә фатирда бетерелгән, түбә өлешчә ремонтланган. Йортта яшәүчеләрнең барлык дәгъвалары да акрынлап хәл ителәчәк, моның өчен вакыт һәм акча таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев