Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йолдызнамә (6-12 июльгә)

    Бу атнада безне ниләр көтә? Йолдызлар фаразы.

    Кучкар. Гаилә хәлләре тотрыксыз булырга мөмкин. Бәлки кемгәдер сезнең ярдәм кирәк булыр. Эгоизмнан котылып, хәлегездән килгәнчә барысын да эшләгез.

    Үгезбозау. Теләсә нинди яшерен эшчәнлектән качыгыз. Ачык, гадел булу шәхси тормышта һәм һөнәри эшчәнлектә уңышка китерер. Ял көннәрендә сату-алу белән шөгыльләнегез.

    Игезәкләр. Дустыгыз белән аралар бозылу ихтималы зур. Моңа милек һәм финанс ягыннан карашлар төрлелеге сәбәпче булырга мөмкин. Бурычка акча алырга һәм бирергә киңәш ителми. Шулай ук шәхси әйберләрегезне дә биреп тормау хәерлерәк.

    Кысла. Атнада иң катлаулы мәсьәлә җитәкчелек белән үзара мөнәсәбәтләр булыр. Мөгаен, җитәкче үзен эзлексез тотар. Сабыр булыгыз, бу озакка бармас.

    Арыслан. Хакимият вәкилләре белән проблема туарга мөмкин. Закон бозмаска тырышыгыз, автомобиль белән идарә иткәндә аеруча. Йорт-җирегезне, бакчагызны төзекләндерү белән шөгыльләнегез. Ял көннәрендә табигатькә ял итәргә чыгу яхшы.

    Кыз. Техникадан файдаланганда, сак булу зарур. Саксыз эш иткән очракта, кыска ялганыш килеп чыгарга, ут чыгарга мөмкин. Шулай ук электрон түләү системаларын кулланганда да аеруча игътибарлы булырга кирәк.

    Үлчәү. Бу атна финанс ягыннан торыклы булыр. Яңа белем алырга омтылырсыз, күп нәрсә белән кызыксынырсыз. Ял көннәренә күңел ачу сәфәре планлаштырырга була.

    Чаян. Күпләр сездән үрнәк ала. Шуңа күрә зирәклек, сабырлык үрнәге булырга омтылыгыз. Әйләнә-тирәдәгеләр арасында абруегыз сизелерлек артыр. Моннан тыш, укуда да уңышка ирешерсез, кайбер мәсьәләләрдә белемегезне күрсәтә алырсыз.

    Укчы. Шәхси тормышта киеренкелек хөкем сөрер. Күңелегез романтик маҗараларга тартылыр. Сөйгәнегезгә тугрылык саклау мәсьәләсе килеп туар.

    Кәҗәмөгез. Күп вакытыгызны дусларыгыз белән үткәрегез, фикер алмашыгыз, аларның киңәшләренә колак салыгыз. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә, бассейнга барырга киңәш ителә.

    Сукояр. Тыныч һәм салмак тормыш рәвеше белән яшәү киңәш ителә. Алдыгызга җитди максат куеп, аны тормышка ашырырга омтылыгыз. Бу тормыш рәвешегезне тәртипкә салырга ярдәм итәр.

    Балык. Финанс чыгышмнарын контрольдә тоту кыен булыр. Якыннарыгызга кыйммәтле бүләк ясарга омтылырсыз. Мондый гамәлләр финанс кыенлыклары китереп чыгарыр. Хәзер иң яхшысы – бар игътибарыгызны белем дәрәҗәгезне арттыруга юнәлтү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: