Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йолдызнамә (24 февраль – 1 март)

    Сезгә бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итәләр?

    Кучкар (21.03 – 20.04)

    Атна дәвамында сезгә җитди сынаулар аша узарга туры киләчәк. Үз-үзегезгә ышанган очракта яхшыга өмет зур. Гаиләле кучкарларга бәхетне читтән эзләргә киңәш ителми. Хыянәтнең ахыры аянычлы булачагын истән чыгармагыз.

     

    Үгезбозау (21.04 – 20.05)

    Акча мәсьәләсенә килгәндә гаилә бюджетының тулылануы көтелә. Уңыш та елмаячак. Сез һәрчак кирәкле вакытта тиешле урында булырсыз. Шулай да хисләргә артык бирелмәгез, игътибарлы булыгыз.

     

    Игезәкләр (21.05 – 21.06)

    Бәхәс вакытында үзегезнең хаклы икәнегезне артык исбатлап нервыгызны бозмагыз. Башкаларга да юл куя белергә кирәк. Хыянәткә бер адым дигәндәй, сезне дә бу “чир“ үзенә йолып алырга мөмкин. Әмма гаиләгез турында уйлагыз, якыннарыгыз белән уртак тел табарга тырышыгыз.

     

    Кысла (22.06 – 22.07)

    Тормышыгызны үзгәртергә уйлыйсыз икән – ялгышмаячаксыз. Әмма барысы да уйланылган план буенча бармаганлыгын аңлагыз. Сез максатчан, төгәл. Моны тирә-юньдәгеләр дә белә. Уңыш сезгә елмаячак. 

     

    Арыслан (23.07 – 23.08) 

    Алҗуыгыз йөзегезгә чыккан. Өйдәге мәшәкать, проблемалар баштан ашкан. Шулай да яхшыга өметләнергә кирәк. Ә ул озак көттермәячәк. Ялгызларны яңа танышулар канатландырачак.

     

    Кыз (24.08 – 22.09) 

    Эш дип үзегез турында бөтенләй онытып бетермәгез. Дөнья эш, мәшәкатьтән генә тормый. Атнаның икенче яртысында кәефегез төшүе бар. Бәхәсләр вакытында үзегезне кулда тотыгыз. Көлү нерв системасын ныгыта, диләр. Шуңа күрә һәрнәрсәдән матурлык күрә белергә тырышыгыз.

     

    Үлчәү (23.09 – 23.10)

    Карьера баскычыннан ышанычлы адымнар белән югары менәсез. Әмма бу якыннарыгызга ошап бетмәячәк. Чөнки сезнең аларга карата игътибарыгыз кими. Яңа танышлар белән сак булу киңәш ителә. 

     

    Чаян (24.10 – 22.11)

    Эштә барысы да яхшы. Сезне яраталар, хөрмәт итәләр. Сөйгәнегезгә карата да назлы булыгыз. Ә ялгызларның яңа танышлары белән булган мөнәсәбәте ныгыячак кына.

     

    Укчы (23.11 – 21.12)

    Атна тыныч һәм җиңел узачак. Дусларыгыз, яраткан кешегезнең сезгә карата игътибары артыр. Әмма сак булыгыз. Уйламаган-көтмәгәндә зыян салулары ихтимал.

     

    Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

    Сез тормышны яратасыз. Үз максатыгызга ирешү өчен тау күчерергә дә әзер. Атна күңелле сюрпризларга бай булчак. Хезмәт яратуыгыз нәтиҗәсендә файдалы керем дә булуы көтелә. Мәхәббәт өлкәсендә барысы да яхшы.

     

    Сукояр (21.01 – 19.02)

    Бурычыгызны кайтарырга вакыт. Мөһим карар кабул итәргә ашыкмагыз. Якын кешегез белән мөнәсәбәтләр яхшырачак, сез үзегезне кабат күкнең җиденче катында итеп хис итәрсез.

     

    Балык (20.02 – 20.03)

    Тормышыгызда булган үзгәрешләрне сөенеп кабул итәрсез. Әмма бурычка акча алмагыз. Эчке сиземләвегезгә ышаныгыз. Бәйрәм көннәрендә кәефегез күтәренке булыр. Гаиләгездәге көчле затларны бүләкләр белән сөендерергә әзерләнегез.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: