Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә ( 15 - 21 июль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Хисләргә бирелеп, хыялларга чумып утыра торган вакыт түгел, җиң сызганып эшләргә кирәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозауларның эчке сиземләве максатларына ирешүдә ярдәм итәр. Шәхси тормышлары җайга салына. Авырлыклардан курык­маска, алардан файда алырга тырышырга кирәк.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Сине бик күп сәяхәтләр көтә, бәлки, яшәү урыныңны да алмаштырырга туры килер.  Иң мөһиме - бернәрсәдән дә курыкма һәм үткәннәр белән яшәмә.

Кысла (22 июнь-22 июль)

.

Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә.

Арыслан (23 июль-23 август)

Саксыз әйтелгән сүзнең үпкәләшүгә китерүе ихтимал. Сүзегезне уйлап сөйләргә өйрәнегез. Кирәкмәс горурлыкның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

 

 

Синең өчен бай эчтәлекле атна булачак. Шәхси тормышыңда, хезмәт баскычында күтәрелүдә зур уңышлар көтә. Үз-үзеңә бикләнеп ята күрмә! Яңа һөнәрләр үзләштерә башласаң да була. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Үзегезне башкалардан өстенрәк куеп, кешене үзегездән биздермәгез. Атна ахырында яхшы хәбәр килеп ирешер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

 Проблемаларыңны хәл итүнең башка төрле юлларын табарга кирәк булыр. Җомга никахка керү, ниндидер килешүләр төзү өчен уңайлы. Якшәмбе көнкүреш техникасы сатып алу өчен яхшы. Югалтулар өчен үкенмә, табышларың өчен шатлан.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Тормышыгызда уңай үзгәрешләр барлыкка килүе бик ихтимал.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Юл куя белмәсәгез,мөнәсәбәтләр аерылышу белән төгәлләнергә мөмкин. Өстәмә керем турындагы уйларны әлегә читкә куеп торыгыз. Хроник авырулар баш калкытыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Уңышлар атнасы! Эштә дә, шәхси тормышыгызда да күңелле яңалыклар көтелә. Тик уңышлардан башыгыз әйләнеп, буш вәгъ­дәләр биреп ташлаудан сак булыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ