Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Йолдызнамә (11-17 март)

    Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

    Кучкар. Кредит мәсьәләләрен хәл итү, бурычлардан котылу өчен уңай чор. Эштә үзегезне хезмәттәшләрегездән өстенрәк кую гадәтен ташлагыз – көлкегә калуыгыз бар.

    Үгезбозау. Саксыз әйтелгән сүз үпкәләшкә китерергә мөмкин. Яңа эшкә тотынырга ашыкмагыз. Күптән башлап, ахырына кадәр җиткерелмәгән эш-мәшәкатьләрегез белән генә шөгыльләнсәгез, яхшырак булыр.

    Игезәкләр. Күзне «кыздыра» торган тәкъдимнәргә ризалашканчы, җиде кат уйлагыз – бушлай сыр капкында гына икәнен исегездән чыгармагыз. Көтелмәгән хәбәр аркасында дусларыгыз белән аралашуда кытыршылыклар туарга мөмкин.

    Кысла. Бу атна эштә дә, шәхси тормышыгызда да уңышлар алып киләчәк. Тик, уңышлардан башыгыз әйләнеп, буш вәгъдәләр биреп ташламагыз, акчагызны җилгә чәчмәгез. Күптән очрашмаган танышыгызны очратырсыз.

    Арыслан. Бу атнада сездән кыюлык, тәвәккәллек таләп ителә. Кисәк килеп чыккан проблемаларны шул рәвешле генә хәл итә алырсыз. Өйдәге мәшәкатьләр дә бик күп вакытыгызны ала, хисләргә бирелү өчен кулай чор түгел.

    Кыз. Әллә кайчангы теләгегезне тормышка ашыруга комачаулый торган бер яңалык ишетүегез бар, ләкин ул сезнең өчен киртә түгел. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә.

    Үлчәү. Күңeлне җылытмый башлаган хисләрдән вакытында арынырга кирәк. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту турында да уйланыгыз. Мөмкинлек булса, сәяхәткә чыгыгыз, юлларыгыз уңар.

    Чаян. Эшегезне алыштырырга туры килмәгәе: яңа вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ике дә уйлап тормастан, ризалашыгыз, әлеге яңалык тормышыгызда уңай үзгәрешләргә китерәчәк.

    Укчы. Кемдер зур проблема итеп кабул иткән авырлыкларны да үз файдагызга борып җибәрә алачаксыз. Үткен акылыгыз һәм эчке сиземләвегез максатыгызга ирешүдә ярдәм итми калмас.

    Кәҗәмөгез. Ахыры нәрсә белән бетәсен белеп булмаган эшләргә тотынмагыз, очраклы танышларның сүзенә ышанмагыз. Көтелмәгән хәбәр аркасында атналык планнарыгызның үзгәрүе ихтимал.

    Сукояр. Һөнәри осталыкны арттыру, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулай вакыт. Дус-ишләрегезгә артыгын ачылып китмәгез, әйткән сүзегезне ахырдан җыеп ала алмассыз.

    Балык. Ашыкмагыз, үз алдыгызга куйган бурычларны хәл итүгә барыбер ирешәчәксез. Сәфәргә чыгып китү ихтималы бар. Уйламаган җирдән акча керер.

    http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-11-17-mart

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: