Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (10-17 июнь)

Бу атнага йолдызлар фаразы белән танышыйк.

Кучкар (21 март-20 апрель)

Әллә ниләр вәгъдә итә бу атна. Суынган мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрү мөмкинлеге тора. Планеталарның тезелеше тәвәккәллеккә этәрә. Эшләрне ахырына җиткерү өчен кулай чор. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Финанс ягын җайлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Тормышыгызда яңалыклар күп булыр. Ләкин уйламыйча гамәл кылудан сак булыгыз. Импульсивлык сезгә зыянлы. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Һөнәри үсеш чоры. Тормышка актив карашыгыз мөмкинлекләрегезне барларга булышачак. Алдыгызда – яңа офыклар ачыла, файдаланып калыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Атнаның беренче яртысы – идеяләрне һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Яңа эшкә керешәсез икән, уңышлы тәмамланачак. Сизгерлегегез искиткеч: чынны ялганнан шундук аерырсыз. 

Арыслан (23 июль-23 август)

Атнаның беренче яртысында һәр адымыгызны уйлап эшләү киңәш ителә. Акча мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай атна. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Илһамлы вакыт. Сез иҗади дулкында. Эшегездән, аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Моңарчы бозылган араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне яңарту өчен яхшы чор. Төп коралыгыз – башкаларны ышандыру сәләтегез. Төгәллеккә омтылыгыз, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Яңача уйлау, яңача эшләү сәләтегез ачылачак. Ай башында ук эшегезнең нәтиҗәләрен тоярсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора. Сезгә чынлыкта ни теләвегезне генә ачыкларга кирәк.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Яңа идея белән янарсыз. Кызыгы шунда: аны тиз арада тормышка ашыру юллары күренер. Тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән уңыш вәгъдә итә.
 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Тормышның бар өлкәсендә үсеш көтелә: эштә дә, гаилә дә, керемнәрдә дә... Аралашучанлыгыгыз, кешеләргә дустанә мөнәсәбәтегез – иң зур ярдәмчегез. Моңарчы чишелеше юк сыман тоелган мәсьәләләр дә уңай хәл ителер. 

Балык (19 февраль - 20 март )

Тыныч чор көтелә. Алай да күбрәк эш белән узар ул. Айның икенче яртысы планнар кору, аларны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт. Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның юклыгы гына булырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев