Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • 18 июль - 25 июльгә йолдызнамә

    Бу атнада кемгә уңыш елмаер, кемгә сак булу кирәк — барысы да йолдызлар фаразында.

    Кучкар
    Көтмәгәндә гашыйк булуыгыз бар. Хисләргә ирек бирүдән курыкмагыз. Эштә дә уңыш елмаер. Гаиләгез белән тыныч атмосферада ял итегез.
    Үгезбозау
    Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр ачыклау өчен отышлы вакыт түгел. Эшегездә нык игътибарлы булу сорала. Сәламәтлегегез турында онытып җибәрмәгез.
    Игезәкләр
    Вак-төяк борчулар артта калыр. Әкренләп бар да җайга салыныр. Эшлекле командировкалар, килешүләр нәтиҗәле булыр.
    Кысла
    Сөйгәнегез белән кафе-ресторанга барып, ял итеп кайтыгыз. Карьера турында уйлый башларга кирәк.
    Арыслан
    Гел игътибар үзәгендә булырсыз. Өстенлекне үз кулыгызга ала белү көтелгән нәтиҗәне бирер. Гел эшкә генә ябышып яту сәламәтлегегезгә начар тәэсир итәргә мөмкин.
    Кыз
    Тормышыгызның серле яклары якыннарыгызда кызыксыну уятыр. эштә әлегә яңа идеяләр тудыру өчен уңайлы вакыт түгел.
    Үлчәү
    Тормышыгызга ниндидер үзгәрешләр кертер вакыт җитте. Җитәкчегез белән хезмәт хакын күтәрү турында сөйләшегез.
    Чаян
    Хәләл җефетегез белән мөнәсәбәтләр катлауланырга тора. Эштә бераз алга китеш сизелә. Тәвәккәллек сорала.
    Укчы
    Романтик танышулар вакыты. Тырыш хезмәтегезне җитәкчелек тә уңай бәяләр.
    Кәҗәмөгез
    Мөнәсәбәтләрегез авыррак чор кичерә. Эштән бераз ялга китү комачау итмәс.
    Сукояр
    Сөйгәнегезнең сезгә ошаган яклары хәзер, киресенчә, күңелегезне төшерер. Бер-берегездән ял итеп алсагыз да була.
    Балык
    Романтика өчен уңай вакыт түгел. Эшегездә дә үзгәрешләр сизелми. Борчылмагыз, барысы да җайга салыныр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: