Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • 14 сентябрьгә йолдызнамә

    14 сентябрьгә йолдызлар фаразы

    Кучкар. Уңга-сулга вәгъдә өләшмәгез, мактанмагыз һәм үзегезгә артык эш-мәшәкать өймәгез.

     

    Үгезбозау. Юк-бардан да ачуыгыз кабарырга тора. Сабыр итегез, ямьсез уйлардан арыныгыз.

     

    Игезәкләр. Дәрәҗәгез үсәчәк һәм өстәмә вәкаләтләрегез барлыкка киләчәк.

     

    Кысла. Үзегезне генә түгел, башкаларны да кайгыртырга онытмыйча, якын киләчәк өчен үтә шәп планнар корачаксыз.

     

    Арыслан. Юк-бар “баш авыртуларны” үзегез үк китереп чыгарырсыз, ахры. Мөнәсәбәтләрне ачыклаудан сак булыгыз.

     

    Кыз. Уяурак булыгыз. Бары шул рәвешле генә кирәкмәгән проблемалардан котылып калачаксыз.

     

    Үлчәү. Шәхси тормышыгыздагы вак-төяк проблемаларны хәл итеп бетерәчәксез.

     

    Чаян. Гаиләгез һәм шәхси тормышыгыз мәшәкатьләренә чумарга туры килер.

     

    Укчы. Эшегездә авызыгызны белебрәк ачыгыз, юкса кирәкмәгәнне әйтеп ташлаганыгызга үкенеп бетә алмаячаксыз.

     

    Кәҗәмөгез. Кешеләр белән ничек тә күбрәк аралашу теләге барлыкка килер. Аралашу файда китерер.

     

    Сукояр. Һәр нәрсәне тиз генә эләктереп алу осталыгыгыз акча янчыгы калынаюга этәргеч бирер.

     

    Балык. Тырыш Балыклар хезмәтләренең әҗерен алачак.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: