Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

14-21 августка йолдызнамә

Бу атнада низагка кермәү, мөһим карарлар кабул итмәү хәерле – йолдызлар фаразына колак салыгыз.

КУЧКАР. Тәвәккәллек күрсәтүегез төрле мәсьәләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Күңелегез ятмаган эшне калдырып, гомер буе хыялланган шөгыльгә тотына аласыз. Кызыклы очрашулар, танышулар көтелә. Зур чыгымнар булуы ихтимал.
ҮГЕЗБОЗАУ. Бу атнада мөһим эшләр планлаштырмау хәерлерәк. Хезмәттәшләрегез белән сак булыгыз, тупас сөйләшмәгез. Кемнеңдер йогынтысына бирелүегез бар. Мәхәббәт өлкәсендә бар да тәртиптә.
ИГЕЗӘКЛӘР. Тормышыгызда яңа чор башлана, уңышсызлыклар артта кала. Эш урыныгызны алыштыру мөмкинлеге туар. Күптән көтелгән керем керер.
КЫСЛА. Бу атнада низагка кермәгез, дорфа булмагыз. гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен яхшы чор. Сәламәтлек ягын кайгырту зыян итмәс.
АРЫСЛАН. Үзегезгә игътибарны арттыру сорала. Моңа кадәр калдырып торган эшкә тотына аласыз. Мәхәббәт өлкәсендә үзара аңлашу. Сатып-алулар канәгатьлек хисе китерер.
КЫЗ. Мөһим карар кабул итәр алдыннан, мәгълүматны кат-кат тикшерү кирәк. Гайбәтләргә колак салмавыгыз хәерлерәк. Югыйсә, эштә низаг чыгуы бар. Гаиләдә тынычлык хөкем сөрә. Алдан планлаштырылмаган чыгымнар ихтималы бар.
ҮЛЧӘҮ. Бу атнада йолдызлар дусларыгыз белән аралашырга киңәш итә, алар ярдәмгә мохтаҗ. Яңа танышулар файда китерер. Туклануга игътибарлы булу кирәк.
ЧАЯН. Бу атнада сабыр булу зарур, низагка кермәү яхшы. Йорт-җирегезне тәртипкә китерү, ремонт эшләре уңышлы. Финанс мәсьәләләре сезнең файдага хәл ителер. 
УКЧЫ. Күп вакытыгызны якыннарыгыз белән үткәрегез. Мөһим карарлар кабул итми торыгыз. Танышларыгыз белән аралашканда, үзегезне әдәпле тотыгыз. Үзсүзле булуыгыз мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясар. 
КӘҖӘМӨГЕЗ. Планнарыгызны тормышка ашыру вакыты җитте. Әти-әниегезгә игътибарлы булыгыз. Алар белән киңәшләшмичә мөһим карарлар кабул итмәгез. Яңа танышулар романтик мөнәсәбәтләргә әверелер. 
СУКОЯР. Бу атнада баш күтәрми эшләргә туры килер. Ялга китмәсәгез, арып китүегез бар. Йога белән шөгыльләнү җиңеллек китерер. Мөһим мәсьәләләр хәл итү өчен кулай атна.
БАЛЫК. Акча, документлар белән эш иткәндә саклык сорала, үз өстегезгә артык җаваплылык алмагыз. Ерак сәфәрләр өчен уңышлы чор. Кызыклы очрашулар, танышулар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X