Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Жирлек башлыкларын оялтырга туры килде

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин җитәкчелегендәге комиссия кичә авыл җирлекләре территорияләрен карап йөрде.

Комиссиянең җирлекләр буенча йөрүенең беренче сәбәбе урыннарда терлек азыгы әзерләү барышы белән танышу булса, икенчесе - авыл җирлекләре территорияләренең, юл буйларының чисталыгын тикшерү. Комиссия белән йөрү өчен "Татнефтедор" ААҖнең Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе Баулы участогы начальнигы Фларит Нәфыйков һәм Бөгелмә электр челтәрләренең Баулы РЭС начальнигы Марат Фәхриев та чакырылганнар иде. Территорияләрне карап йөргәндә аларга юл буйларындагы үләннәрнең вакытында чабылмавы һәм электр челтәрләре линияләре буенда агачларны кискәннән соң калдырылган чүп-чар өчен шелтә белдерелде. Авыл җирлекләре башлыкларына да кайбер авыллардагы чүп үләне баскан урамнар һәм юл буйлары өчен кызарырга туры килде. Аларга кыска вакыт эчендә үз территорияләрен тәртипкә китерергә күрсәтмә бирелде.

Район башлыгы әйтүенчә, территорияләрне төзекләндерү, чисталыкта һәм тәртиптә тоту өчен җаваплы затларга карата, үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән очракта, штраф салу кебек катгый чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев