Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Техникага өстенлек бирелә 2011 елның 9 аенда 14 баулылы "ЛПХны үстерү" ташламалы кредит белән тәэмин итү программасыннан файдаланган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен, ел башыннан барлыгы 4 миллион 25 мең сумлык кредит рәсмиләштерелгән. Кешеләр программадан нигездә авыл хуҗалыгы техникасы һәм алар өчен тагылма агрегатлар сатып алу өчен файдаланганнар. Мәсәлән, 5...

Техникага өстенлек бирелә

2011 елның 9 аенда 14 баулылы "ЛПХны үстерү" ташламалы кредит белән тәэмин итү программасыннан файдаланган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен, ел башыннан барлыгы 4 миллион 25 мең сумлык кредит рәсмиләштерелгән. Кешеләр программадан нигездә авыл хуҗалыгы техникасы һәм алар өчен тагылма агрегатлар сатып алу өчен файдаланганнар. Мәсәлән, 5 кеше тракторлар, 4 кеше туфрак эшкәртү һәм урып-җыю агрегатлары, 2 кеше азык ташу өчен автомашиналар, ә берәр кеше умарта, яшь маллар, мөгезле эре терлекләр сатып алу максатыннан, терлекчелек биналары төзелешенә кредит алганнар.

Үлүчеләр саны арта

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, узган тугыз айда бакый дөньяга китүче баулылылар саны сизелерлек арткан.
Отчёт чорында Баулы районында 363 сабый дөньяга килгән (2010 елның 9 аенда - 334 бала), шул ук вакытта, кызганычка каршы, 441 баулылы үлгән (363), 223 пар (188) рәсми рәвештә никахлашкан, 92 пар (93), киресенчә, төрле сәбәпләр буенча аерылышкан.

Тикшерүгә әзерме?

14нче янгын часте хезмәткәрләре ут белән бәйле вакытлы эшләрне оештыруны һәм алып баруны тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр.
Тикшерүгә дистәдән артык объект җәлеп ителәчәк. Рейдлар барышында технологик установкаларда ут белән бәйле вакытлы эшләрне оештыру һәм башкару, янгын куркынычы белән бәйле эшләрне үткәрүгә кагылышлы документларны тикшерүгә аеруча җитди игътибар биреләчәк. 14нче янгын часте мәгълүматлары буенча, мондый чаралар елына кимендә ике тапкыр үткәрелә.

Безнекеләрне бел!

Милиция ветераннары арасында автомобильне фигуралы йөртү буенча ярышлар үткәрелде.
Эчке эшләр Министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе Казан шәһәрендә республиканың ДАИ хезмәте ветераннары арасында автомобильне фигуралы йөртү буенча конкурс үткәрде. Анда Баулы данын яклап ДАИның элекке начальнигы, отставкадагы милиция майоры Зәкәрия Хаҗиев чыгыш ясады. Ул призлы урынны яулады һәм диплом, шулай ук акчалата премия белән бүләкләнде. Киләчәктә мондый конкурсларны барлык милиция ветераннары катнашында үткәрү планлаштырыла.

Төзәтмә

2011 елның 5 октябрь санында (№78) беренче биттә басылган "Кышка хәзерлек тикшерелде" дигән материалда "Әмма Шалты һәм Татар Ташлы авылы клубларында янгынга каршы сигнализация урнаштырасы бар" дигән җөмләдә автор А.Хәбипова гаебе белән хата җибәрелгән. Асылда Шалты һәм Ташлы авыллары клубларында сигнализация урнаштырылган.

Истәлекле көннәр календаре

12 октябрь - Кадрлар хезмәткәре көне.
13 октябрь - Бөтендөнья күрү сәләте көне.
14 октябрь - Изге Богородица Покравы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев