Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Фермерлар яшелчә сата Фермерлар өчен электрон белдерүләр тактасыннан баулылылар да файдалана башлады. ТР агросәнәгать комплексы мәгълүмат-консультация хезмәте һәм Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе башлангычы белән агымдагы елның җәендә махсус сайт - электрон белдерүләр тактасы булдырылды. Анда авыл хуҗалыгы продукцияләре сатып алырга яки сатарга теләүчеләр яисә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәтләр...

Фермерлар яшелчә сата

Фермерлар өчен электрон белдерүләр тактасыннан баулылылар да файдалана башлады.
ТР агросәнәгать комплексы мәгълүмат-консультация хезмәте һәм Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе башлангычы белән агымдагы елның җәендә махсус сайт - электрон белдерүләр тактасы булдырылды. Анда авыл хуҗалыгы продукцияләре сатып алырга яки сатарга теләүчеләр яисә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүчеләр үз игъланнарын бушлай урнаштыра алалар. Сайтта еш кына безнең район фермерларының һәм эшмәкәрләренең белдерүләре дә очрый. Мәсәлән, шушы көннәрдә анда эшмәкәр Ф.Сәлимованың ашханәгә чөгендер һәм "Хәсәнов В." КФХның кәбестә сату турында белдерүләре урын алган.

Күргәзмәдән яңа техника белән кайттылар

"Колос" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының техник базасы яңа техника белән тулыланды.
Узган атнада районыбызның аграр предприятиеләре җитәкчеләре 15нче "Агрокомплекс. Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә булып кайттылар. Ул "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр павильонында үткәрелде. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы производствосы өчен иң яңа техника һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге тудырылды. "Колос" кооперативы күргәзмәдә Беларусь Республикасында җитештерелгән азык ваклагыч-азык тараткыч агрегат сатып алды. Хуҗалык моңа кадәр яңа МТЗ-1221 тракторы сатып алган иде.

Савым кими

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, октябрь башы белән чагыштырганда республикада савымның кимүе күзәтелә.
Октябрьнең соңгы көннәрендә республика буенча көнлек тулай савым 3019,1 тонна тәшкил итте, бу ай башы белән чагыштырганда 172,9 тоннага кимрәк. Баулы районында узган айның соңгы көннәрендә тулай савым 50,2 тонна тәшкил итте, бу исә октябрь башы белән чагыштырганда 2,5 тоннага азрак.

Сезон ачылды

Баулы татар халык театры үзенең яңа сезонын ачты.
Беренче спектакльләр узган атнада куелды - Шалты һәм Бөгелмә районының Татар Димскәе тамашачылары "Кайнар токмач" әсәре белән таныштылар. Коллектив бу спектакль белән тиздән Баулыда һәм Казанда халык театрлары фестивалендә чыгыш ясаячак. Коллектив бер үк вакытта бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз Зөләйха Минһаҗеваның "Шайтан бутады" пьесасы буенча спектакль әзерли.

Җәяүлеләр, сак булыгыз!

Юл-транспорт һәлакәтендә пенсия яшендәге хатын-кыз һәлак булды.
Киров урамы тыкрыгындагы 7нче йортның беренче катында урнашкан кибеткә Әлмәт шәһәреннән "Багем-27856" автомобилендә товар китергән 1978 елгы шофер 28 октябрьдә 14 сәгать 30 минутта 1948 елгы җәяүлене бәрдерә. Хатын-кыз урында ук вафат була. ДТПның сәбәпләре ачыклана. Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев