Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Соңгы факел 2012 елда сүнәчәк Баулы нефтьчеләре иярчен газны утильләштерү буенча дәүләт программасын үтиләр. "Баулынефть" идарәсе нефтьчеләре 2нче нефть һәм газ чыгару цехының 21нче ДНСында 2011 елда 11 километр озынлыктагы газүткәргечне файдалануга бирделәр. Шулай итеп, ел саен 4 миллион кубометрга якын иярчен газ эшкәртүгә кабул ителәчәк. Бу өстәмә табыш алу...

Соңгы факел 2012 елда сүнәчәк

Баулы нефтьчеләре иярчен газны утильләштерү буенча дәүләт программасын үтиләр.
"Баулынефть" идарәсе нефтьчеләре 2нче нефть һәм газ чыгару цехының 21нче ДНСында 2011 елда 11 километр озынлыктагы газүткәргечне файдалануга бирделәр. Шулай итеп, ел саен 4 миллион кубометрга якын иярчен газ эшкәртүгә кабул ителәчәк. Бу өстәмә табыш алу гына түгел, ә шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә дә мөмкинлек бирәчәк, чөнки иярчен газның кимендә 95 проценты файдалы эшкә тотылачак. Соңгы факелны нефтьчеләребез киләсе елда сүндерүне күздә тоталар.

Яңа елда - яңа дежуркада

109нчы янгын сүндерү частендә, гадәттән тыш хәлләргә тагын да оперативрак төстә җавап бирү максатыннан, заманча җиһазландырылган бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәте кертелде.
Диспетчерлык җиһазлары республика бюджетыннан финансланган. Хәзер яңа якты бинада ике диспетчер эшләячәк, бу исә тиешле хезмәтләрнең үзара бәйләнешен яхшыртачак һәм гадәттән тыш хәлләргә тиз арада җавап бирү мөмкинлеге тудырачак. Биредә яңа техника, шул исәптән видеоконференция элемтәсе өчен плазмалы ике зур экран урнаштырылган. Бердәм хезмәтнең телефоны -
5-17-01.

Гыйбадәтханә кабат ачылды

Баулы шәһәренең Беренче Май урамындагы гыйбадәтханә озак вакытлы тәнәфестән соң кабат үз ишекләрен ачты.
Гыйбадәтханәдә дин тотучылар тырышлыгы белән ремонт үткәрелде, территориясе төзекләндерелде. Гыйбадәтне Серафим Саровский чиркәве настоятеле Игорь атакай ике атнага бер тапкыр - җомга көнне кичен һәм шимбә көнне иртән үткәрә. Биредә чүп контейнерларын күчерү мәсьәләсен хәл итәсе генә калган, хәзер алар гыйбадәтханә янәшәсендә тора. Әлеге мәсьәлә буенча якын-тирәдәге урамнарда яшәүчеләрнең җыены булып узган, ләкин проблеманы хәл итүгә ирешә алмаганнар.

Сыра алкогольгә тиңләштерелә

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеч-эксперты К.Галиева район эшмәкәрләрен сыра һәм сыра эчемлекләрен сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләр белән таныштырды.
Алар 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуны декларацияләргә тиешләр, ә киләсе елның июль аеннан әлеге кагыйдә чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыятьләргә дә кагылачак. Бу яңалык этил спиртын, алкогольле эчемлекләрне һәм составында спирт булган продукцияләр җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт көйләве турында федераль законга агымдагы елның җәендә кертелгән үзгәрешләр белән бәйләнгән. Законның яңа редакциясе нигезендә, сыра спиртлы эчемлекләргә тиңләштерелә, аларны сату мәҗбүри тәртиптә декларацияләнергә тиеш.

Рейдлар дәвам итә

Янгын сүндерүчеләр шәһәребездә пиротехника эшләнмәләре сатылучы нокталарны ачыклыйлар.

Янгын сүндерүчеләр, рейдлар барышында, фейерверклар белән сәүдә итүче нокталарны ачыклыйлар һәм тикшерәләр. Иң беренче чиратта пиротехник продукцияләргә сертификат булуы, аларны саклау шартлары тикшерелә.
Яңа ел чаралары оештырылучы урыннарны тикшерү барышында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы ачылды. Рейдлар декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев