Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңалыклар

Җәлил исеме үлемсез Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил үрнәге үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булыша. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулу уңаеннан район мәктәпләрендә төрле чаралар оештырылды. Шагыйрьнең музее урнашкан 6нчы мәктәптә традиция буенча Җәлил атналыгы үткәрелде. Аның кысаларында укучылар арасында шигырьләр бәйгесе, стена газеталары, иншалар конкурслары,...

Җәлил исеме үлемсез

Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил үрнәге үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булыша.
Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулу уңаеннан район мәктәпләрендә төрле чаралар оештырылды. Шагыйрьнең музее урнашкан 6нчы мәктәптә традиция буенча Җәлил атналыгы үткәрелде. Аның кысаларында укучылар арасында шигырьләр бәйгесе, стена газеталары, иншалар конкурслары, "Аҗаган" хәрби-патриотик уены оештырылды.

Проблеманы хәл итү юлын эзлиләр

Ике катлы йортларда, җылыту проблемасын хәл итү өчен, экперимент рәвешендә көйләүче клапаннар урнаштырылачак.
Шәһәребездә барлыгы 44 ике катлы йорт бар. Котельныйга якын урнашкан йортларда яшәүчеләрнең кайберләре фатирларда кирәгеннән артык җылы булуга зарланалар. Хәзерге вакытта "Уютный дом" идарәче компаниясе көйләүче клапаннар сатып алу турында сөйләшүләр алып бара. Аларны эксперимент рәвешендә 6 йортта урнаштыру планлаштырыла. Җайланма йортта җылылыкны куллануны киметү һәм шуның нәтиҗәсендә җылылык өчен түләүне киметү мөмкинлеге бирәчәк дип көтелә. Әгәр дә көйләүче җайланма үзен акласа, аларны проблемалы башка йортларда да урнаштыру мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Бурычлыларга көн бетә

Халыкның "Уютный дом" идарәче компаниясенә 19 миллион сумнан артыграк бурычы җыйналган.
Агымдагы елда район башкарма комитеты каршындагы махсус комиссия торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар белән эшләүне дәвам итә. Узган ел комиссия тарафыннан 32 утырыш үткәрелгән, анда 318 кеше чакырылган. Йортларда яшәүчеләргә 843 белдерү-кисәтү җибәрелгән, судка 2,6 миллион сумлык бурычларны кайтарту турында 73 материал тапшырылган. Суд приставлары белән уртак рейдлар барышында милеккә арест салынган, бурычлы бер гаилә фатирыннан чыгарылган.

Китапханәләр сәламәт тормыш рәвеше яклы

Баулы китапханәчеләре сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләүгә багышланган республика конкурсында беренче урыннарга лаек булдылар.
"Иң яхшы иҗат берләшмәсе" номинациясендә беренче урынны Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының милли мәдәният һәм сәнгать бүлеге яулады, ә "Китапханәнең иң яхшы күмәк чарасы" номинациясендә беренче урынга шәһәребезнең 1нче китапханәсе лаек булды. Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

Яшел өстәл янында очрашу

1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең хәзерге һәм элеккеге укучылары арасында бильярд буенча ярышлар оештырылды.
Мондый ярыш шәһәребездә икенче тапкыр үткәрелә. Анда тәҗрибәле уенчылар - бильярд буенча республика һәм район ярышлары призёрлары катнашты. Биш сәгать чамасы дәвам иткән киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче һәм икенче урыннарны Казанның югары уку йортлары студентлары Эмиль Хәйруллин һәм Азат Фәйзуллин яуладылар, өченче урында - 6нчы мәктәп укучысы Марат Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев