Ураза бәйрәме җитә
Дүшәмбе көнне, ураза ае тәмамлану белән бәйле рәвештә, шәһәребез һәм районыбыз мәчетләрендә бәйрәм намазлары узачак.
Баулыда Ураза бәйрәме хөрмәтенә күмәк намаз шәһәребезнең "Гали" һәм "Өмет" мәчетләрендә оештырылачак. Иртәнге 6да - хөтбә (бәйрәм вәгазе) үткәреләчәк, ә 6.30да бәйрәм намазы укылачак. Аннары чәй табыны оештыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев