Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туй көнендә… музейга!

Баулы шәһәренең туган як музее Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елында яңа традициягә нигез салды. Кавышучы парлар хәзер, районның әлеге истәлекле урынында булып, туйлары көнен тагын да матуррак һәм эчтәлеклерәк итә алалар.

Эльмира һәм Динар Шиһабетдиновлар - туй көнендә музейда кунакта булган беренче пар. Музей хезмәткәре Әлфия Фәттахова яшьләрне һәм аларның якыннарын кыскача районыбыз тарихы, XIX гасыр көнкүреше, безнең якта гомер итүче халыкларның туй йолалары белән таныштырды. Гашыйклар шулай ук музей экспозицияләре янында фотосурәткә төштеләр, ул фотолар яшь гаиләнең фотоальбомын, һичшиксез, бизәп торачак. Музей хезмәткәрләре сүзләре буенча, кунаклар аларның тырышлыгына яхшы бәя биргәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, музейга килүчеләр арасында Баулы белән әле яңа гына таныша башлаучылар да бар, алар өчен бирегә килү аеруча кызыклы булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев