Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Техник иҗатка – киң юл

Тиздән балалар өчен мәктәпләрдә техник модельләштерү белән шөгыльләнү мөмкинлеге туачак.

"Дәрестән соң мәктәп" программасын тормышка ашыру кысаларында якын киләчәктә районның барлык мәктәпләрендә дә техник иҗат түгәрәкләре эшли башлаячак. Моның өчен укучылар йорты база мәйданчыгы булачак. Бүгенге көндә әлеге учреждение фәнни-техник иҗат база мәйданчыгы проектын төзү белән шөгыльләнә һәм конкурста катнашырга җыена, аның нәтиҗәләре буенча грантлар биреләчәк. Кайбер мәктәпләр түгәрәкләрдә балалар техник иҗатның нинди төре белән шөгыльләнәчәген инде билгеләгәннәр дә: 5нче мәктәп - автомодельләштерү, 7нче мәктәп - авиамодельләштерү, Покровский Урыстамак мәктәбе - техник модельләштерү белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев