Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанлылар Конституция буенча теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә алачак

Сайлау участогы турындагы гаризаларны Россия дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.

Татарстанда сайлаучының яшәү урынында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башладылар. Гаризаларны күпфункцияле үзәкләрдә һәм территориаль комиссияләр офисларында алалар. Моннан тыш, гаризаны Россия дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мобиль сайлаучы» механизмы — татарстанлыларга билгеле технология. Ул тавыш бирүнең бик уңайлы ысулы буларак билгеле. Беренче тапкыр системаны 2018 елда Татарстанда Россия Президенты сайлауларында сынап карадылар», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул искә төшергәнчә, механизм теләсә кайсы гражданга, яшәү урыны буенча кайда теркәлүгә карамастан, үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

«Мәсәлән, сайлаучы Казанда эшли, ә Әлмәттә яшәү урыны буенча теркәлгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен аңа туган шәһәренә кайтырга кирәкми. Алдан ук үзенең яшәү урыны буенча тавыш бирүдә катнашучылар исемлегенә кертү турында уңайлы ысул белән гариза бирергә кирәк», — дип аңлатты Андрей Кондратьев.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/05-06-2020/tatarstanlylar-konstitutsiya-buencha-tel-s-kaysy-saylau-uchastogynda-tavysh-bir-alachak-5747837

Татарстанда сайлаучының яшәү урынында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башладылар. Гаризаларны күпфункцияле үзәкләрдә һәм территориаль комиссияләр офисларында алалар. Моннан тыш, гаризаны Россия дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мобиль сайлаучы» механизмы — татарстанлыларга билгеле технология. Ул тавыш бирүнең бик уңайлы ысулы буларак билгеле. Беренче тапкыр системаны 2018 елда Татарстанда Россия Президенты сайлауларында сынап карадылар», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул искә төшергәнчә, механизм теләсә кайсы гражданга, яшәү урыны буенча кайда теркәлүгә карамастан, үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

«Мәсәлән, сайлаучы Казанда эшли, ә Әлмәттә яшәү урыны буенча теркәлгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен аңа туган шәһәренә кайтырга кирәкми. Алдан ук үзенең яшәү урыны буенча тавыш бирүдә катнашучылар исемлегенә кертү турында уңайлы ысул белән гариза бирергә кирәк», — дип аңлатты Андрей Кондратьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев