Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясеннән 428 кеше үлде.
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.
1951 һәм 1955 елларда туган ике хатын-кыз вафат булган. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 428 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев