Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда бизнес алып барырга бушлай өйрәтәчәкләр

Укулар 21 июньдә башлана һәм онлайн-форматта узачак.

Быел Татарстанда яшәүче 50 кеше «Ворлдскиллс» программасы буенча «Эшмәкәрлек» компетенциясендә бушлай белем алачак. Бу хакта республика Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытта белем алырга теләүчеләрне җыялар. Укулар 21 июньдә башлана һәм онлайн-форматта узачак. 144 академик сәгатьтә программада катнашучылар бизнес алып баруның нечкәлекләре турында белә, идеяләрне генерацияләргә өйрәнә, бизнес-проект эшли һәм үз эшен ачуда ярдәм алачак.

Программада эш эзләүче, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән гражданнар, 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, пенсия алды яшендәге гражданнар, өч яшькә кадәр бала тәрбияләү ялындагы хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар катнаша ала.

Дәресләрне «Ворлдскиллс» сертификацияләнгән белгечләре һәм «Татарстан Эшмәкәрлек фабрикасы» остазлары алып барачак.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин «май указы» нигезендә гамәлгә ашырыла.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/business/17-06-2021/tatarstanda-biznes-alyp-baryrga-bushlay-yr-t-ch-kl-r-5827226

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев