Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан “Ветераннар икеайлыгы” үткәрә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ул сугышның башлануының 79 еллыгы истәлегенә Татарстан буенча Росреестр идарәсе “Ветераннар икеайлыгы” дигән социаль акция уздыра.

Росреестрның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Ветераннар икеайлыгы” акциясе агымдагы елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көнлек срокта үткәрә.

Социаль акция Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга кагыла. Моннан тыш, социаль акция кысаларында хезмәт күрсәтелүчеләр исемлегенә Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның тол хатыннарын, икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларда, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарда булган балигъ булмаган элеккеге тоткыннарны кертү турында карар кабул ителгән.

Шул ук вакытта, әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (әйтик, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акциянең гамәлдә булуы барлык документлар пакетына кагыла. Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен МФЦның теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә яки документларны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша, ветеран статусын бирүне раслаучы документны теркәп, тапшырырга була.

2019 елда күчемсез милекне тизләтелгән срокларда рәсмиләштерү мөмкинлегеннән 30 Бөек Ватан сугышы ветераны файдаланган.

Моннан тыш, 18 майдан Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Росреестрның Татарстан буенча идарәсе һәм кадастр палатасы бердәм кайнар линия эшен башлады. Әлеге кайнар линия 29 майга кадәр һәркөнне 8дән 12 сәгатькә кадәр эшли.

Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу буенча сораулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.

Искәрмә

Кыскартылган сроклар документларны туктатып тору һәм (яки) кире кайтару өчен нигез булмаган очракта, шулай ук закон белән тагын да кыскарак сроклар билгеләнмәгән очракта кулланыла. Сроклар эш көннәрендә исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев