Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Су басудан ничек сакланырга?

Ташу гадәттә нык итеп яңгыр яву яки карның интенсив эрүе сәбәпле барлыкка килә. Табигать ничек "көйсезләнәчәген" алдан белү мөмкин түгел диярлек, шуңа су басуга да әзер булырга кирәк.

Экстремаль хәлләрдә исән калырга өйрәтүче белгечләр кешеләр үз бәхетсезлекләренең күбесендә үзләре гаепле, чөнки көндәлек тормышта ваемсызлык, грамотасызлык күрсәтәләр, дип саныйлар. Шуңа да кешенең гадәти булмаган хәлләргә әзерлеге һәм дөрес эш итә белүе куркынычсызлыкны тәэмин итү элементларының берсе булып тора.
Су басу зонасында калган торак пунктларда яшәүчеләр тискәре нәтиҗәләрне киметә яки бөтенләй булдырмый кала алалар. Яхшы хуҗа алдан ук ташуга әзерләнергә: якын-тирә территорияне кардан чистартырга, суны агызу канавы казырга, зур булмаган дамба рәвешендә суга киртә корырга һәм башкаларны башкарырга тиеш. Синоптиклар фаразларына да игътибарлы булу мөһим.
* Су басу акрын гына барса һәм сезнең вакытыгыз булса, балаларны куркынычсыз урынга эвакуацияләргә, милекне саклап калырга тырышыгыз.
* Яныгызда ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр яшәсә, аларны куркыныч янавы турында кисәтегез.
* Этегез бәйдә булса, аны ычкындырыгыз. Кош-кортны чормага кертеп бикләргә кирәк. Эрерәк хайваннарны алдан ук биегрәк урынга илтеп бәйләү яхшырак.
* Су торак йортларга якынлашса, электрүткәргечләрне өзү, баздан азык-төлекне чыгару, эчә торган су алып калу кирәк.
* Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка төреп, ышанычлы урынга яшерү (үзең белән йөртү) яхшырак.
* Суда калсагыз, авыр киемнәрне һәм аяк киемен салып, берәр әйбергә тотынып агым буенча йөзегез.
Иң мөһиме - нәрсә генә булмасын, паникага бирелмәскә тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев