Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөт ни өчен кими

Баулы районы буенча көндезге тулай савым бүгенге көндә 38,1 тонна тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тоннага кимрәк. Баулы районында бүген һәр сыерга уртача савым 10,4 килограмм тәшкил итә (республика буенча - 12,2 килограмм). Ә районыбызның дүрт хуҗалыгы республиканың түбән савымлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре исемлегенә кертелделәр,...

Баулы районы буенча көндезге тулай савым бүгенге көндә 38,1 тонна тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тоннага кимрәк.

Баулы районында бүген һәр сыерга уртача савым 10,4 килограмм тәшкил итә (республика буенча - 12,2 килограмм). Ә районыбызның дүрт хуҗалыгы республиканың түбән савымлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре исемлегенә кертелделәр, бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгы сайтында игълан ителде. Болар - "Кызылъяр" ЧҖҖ (савым һәр сыерга - 8,4 килограмм), "Поповка" ЧҖҖ (8,2), "Хәнсевәр" ЧҖҖ (8,5), "Березовские зори" ЧҖҖ (8,9). Савымның кимүен кайбер белгечләр терлекләрне кышкы асрауга күчерү белән бәйләп аңлаталар. Чын сәбәпне ачыклау өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәрбер хуҗалыкка үз белгечләрен беркетте, алар товарлыклы-сөтчелек фермаларында еш булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев