Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спорт стадионы төзиячәкләр

Исергәптә язгы ташудан зыян күргән кешеләр авыл тарихында беренче мәртәбә акчалата ярдәм алган - әлеге һәм башка мәгълүмат гражданнар җыелышында яңгырады.

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин килгән халыкны һәм район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, район башкарма комитеты

җитәкчесе Светлана Самонинаны узган елда башкарылган эшләр, проблемалар һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.

- Җирлекнең башкарма комитеты су басудан зыян күрүчеләр исемлеген, барлык кирәкле документларны вакытында тапшырды. Исемлек яңадан каралу сәбәпле, кайбер кешеләр аннан төшеп калган. Нәтиҗәдә, дәүләт ярдәмен 53 хуҗалык - 157 кеше, шул исәптән 32 бала алды, - диде ул.

Җирлек башлыгы шул уңайдан узган елда язгы ташуга нинди әзерлек эшләре башкарылуын сөйләде - суүткәргеч торбалар чистартылган, субүлгеч канау-лар торгызылган, су агу юллары ясалган.

Исергәп авыл җирлегендә 387 хуҗалык бар, агымдагы ел башына халык саны 1157 кеше тәшкил иткән. 2011 ел белән чагыштырганда халык саны 2 процентка арткан.

Үткән елда җирлекнең башкарма комитетына 56 кеше мөрәҗәгать иткән. Халыкны борчыган мәсьәләләр арасында су белән тәэмин итү дә бар. Ул өлешчә хәл ителгән - Яшьләр урамында 300 метр, ә Чишмә урамында бюджеттан тыш акчага 280 метрга якын суүткәргеч линия салынган, урамда су колонкасы урнаштырылган. Быел Чишмә урамында 300 метр су линиясе уткәрү планда тора.

Балалар бакчасына һәм мәктәпкә башкарма комитет спорт инвентаре сатып алган, Миргазиян һәм Вахит Юнысларның мәктәптә урнашкан музеена витриналар алуга 50 мең сум акча бүлеп бирелгән.

- Быел авыл уртасыннан уза торган федераль трассаны яктырту проектын төзү күздә тотыла, - диде җирлек башлыгы. - Балалар өчен сөенечле хәбәр - иске мәктәп урынында агымдагы елда спорт стадионы һәм балалар мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Тулаем алганда, хәл ителәсе проблемаларыбыз күп әле безнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев