Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында шикле аракы белән машина тоткарладылар

Баулы районында контрафактлы аракы белән тагын бер машина тоткарланды. Тикшерү максатыннан, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча УЭБ һәм ПК хезмәткәрләре Баулы полициясе белән берлектә Яңа Баулы авылы тирәсендә Казахстан гражданиныннан тиешле документларсыз барлыгы 520 мең сумлык алкоголь продукция сатып алдылар. Машинада 80 тартма аракы һәм 103 тартма коньяк булган. Алкоголь...

Баулы районында контрафактлы аракы белән тагын бер машина тоткарланды.

Тикшерү максатыннан, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча УЭБ һәм ПК хезмәткәрләре Баулы полициясе белән берлектә Яңа Баулы авылы тирәсендә Казахстан гражданиныннан тиешле документларсыз барлыгы 520 мең сумлык алкоголь продукция сатып алдылар. Машинада 80 тартма аракы һәм 103 тартма коньяк булган. Алкоголь продукциясе алынган, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев