Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсия фонды идарәсе Баулы пенсионерларын кисәтә

Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очраклары арткан Мошенниклар пенсионерларга,пенсия фонды идарәсендә бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, пенсияләрен исәпләү дөреслеген тикшереп карарга тәкъдим итәләр.

Юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар, пенсияне яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итеп, пенсионерларны алдый башлаган. Шул ук вакытта алар кешеләргә пенсияләрен арттырырга вәгъдә итә, тик, имеш, моның өчен шактый гына түләргә кирәк. Артык ышанучан гражданнар бәясе берничә мең сумга җитә торган хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзи. Мондый мошенниклык очраклары Баулы районында да булган.

 – Бүгенге көндә Баулы районында, бөтен Татарстан Республикасындагы кебек үк, мошенниклык очраклары ешайды. Пенсияне исәпләү, яңадан исәпләү, пенсия мәсьәләләре буенча хезмәтләр күрсәтүче юристлар пәйда булды, – дип сөйләде безгә Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев. – Бу кешеләр пенсионерлардан шактый акча ала, 15-18 мең сум тирәсе. Ә бит Пенсия фондында әлеге хезмәтләрне бушлай алырга мөмкин.

Станислав Тимофеев сүзләренә караганда, соңгы айларда хокук саклау органнарына мошенниклар тозагына эләккән, аларга акча түләгән ике баулылы мөрәҗәгать иткән.

– Бу акчаларны алар үзләре өчен, нинди дә булса мөһим проблемаларын хәл итү өчен тота ала иде, – ди Станислав Тимофеев. – Әлеге хезмәтләрне алыр өчен, баулылар пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Безнең белгечләр һәр көнне 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул итә. Шулай ук, кабул итүгә алдан язылып, билгеле бер вакытка килергә дә мөмкин.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев