Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мөнәсәбәтләр ачыклаганнар

Районда 9-19 апрельдә булган җинаятьләр турында оператив сводка.

"Кыйммәтле" ышаныч
Соңгы 10 көндә гражданнардан үз хокукларын бозулар турында төрле мөрәҗәгатьләр кергән. Удмурт Ташлысы авылыннан бер кеше, мәсәлән, оператив хезмәткәрләргә мондый гозер белән мөрәҗәгать итә: узган елның апрель аенда билгесез бер ир-ат үзенә Яр Чаллы шәһәрендә кичектергесез ихтыяҗлар өчен кредит рәсмиләштерергә ярдәм итүен сорый. "Ярдәм" өчен авыл кешесе 50 мең күләмендәге кредит суммасыннан 5 мең сум акча ала, ләкин хәзер аңа почта буенча кредитны тулы суммада каплауны сораучы банк таләпләре килә икән.
Юлларда кискенлек чагыла
Эчке эшләр бүлеге хезмәктәрләре кайбер мәгълүматлар буенча тикшерүләр алып бара. Мәсәлән, шушы көннәрдә безнең полициянең дежур бүлегенә Октябрьский шәһәрендәге коллегалары мөрәҗәгать итә. Алар үз шәһәрләренең бер хастаханәсенә җәрәхәтләр алган бер ир-ат мөрәҗәгать итүен әйтәләр, аның сүзләре буенча, 9 апрельдә бу кешене төш вакытында Уба авылы янында көмешсыман төстәге билгесез ВАЗ-2109 яисә ВАЗ-2114 автомобиле бәрдерә.
Икенче бер мөрәҗәгать, мөгаен, фаҗигане булдырмый калгандыр. Билгесез кешеләр полициягә шалтыратып, Татар Томбарлы авылында дәүләт номерсыз "шестерка" шоферының руль артына исерек хәлдә утыруы турында хәбәр итәләр. Машина 23 сәгатьләр тирәсендә шул ук торак пунктта юл-патруль хезмәтенә юлыга. Шофер туктау турында таләпкә буйсынмый. Исерек хәлдә булганга күрә, ул үзенең авылдашлары гомеренә һәм сәламәтлегенә никадәр куркыныч тудыруын башына да китерми. Машинаны эзәрлекләү барышында ДПС хезмәткәрләре табель коралы кулланырга мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә, аек булмаган сәяхәтче тоткарлана. Исерек булуы өстенә, аның әле шофер таныклыгы да булмый.
Акчаны һәм ачкычларны ышанычлы урында саклагыз
Исергәп авылы кешесенә полициягә хәбәр итү өчен төп сәбәп өенә караклар керү була. Билгесез кешеләр, билгеле урында калдырылган йозак ачкычыннан файдаланып, зыян күрүченең өенә үтеп керәләр һәм верандадан 100 мең сум акча урлыйлар.
Икенче бер очракта Александровка авылында яшәүче хатын-кыз зыян күрә. 11 апрельдә 16 сәгатьтә Энгельс урамындагы банкоматтан, аның шәхси счётыннан 7200 сум акча югала.
Көчең булгач, акыл ник кирәк?
Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз хокук саклау органнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 13 апрельдә "Ватан" яшьләр клубы янындагы футбол кырында билгесез кешеләр аның 1нче мәктәптә укучы улын кыйныйлар. Оперативниклар малайны шул ук мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары кыйнаганлыкларын ачыклыйлар.
Икенче бер вакыйга турында полициягә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре хәбәр итә. Алар 18 апрельдә төн уртасында 1987 елгы хатын-кызны "Май заводы" тукталышыннан чакыру буенча хастаханәгә китерәләр. Аның башы һәм биле җәрәхәтләнгән була. Хатын-кызның әйтүенә караганда, аны ире кыйнаган һәм тукталышта машинадан төртеп төшереп калдырган.
Калган ике очракта да, хатын-кызлар үз тормышлары һәм сәламәтлекләре өчен куркып, шулай ук эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Аларның берсенә (шәһәрдә яши) ире, пычак тотып, үтерү белән яный. Икенчесе дә (Кит-Озеро авылыннан) ире кулыннан чак кына зыян күрмичә кала. Аракыга акча бирергә теләмәгән өчен, ул аның битенә суга һәм отвертка, пычак алып, үтерү белән куркыта.
Икенче бер низаг 15 апрельдә Баулыдагы гаиләдә чыга. Гаилә башлыгының кулы хатынына гына түгел, яшүсмер улына да күтәрелә.
Шул ук көнне Баулы районы үзәк хастаханәсенең авырулар кабул итү бүлегенә медицина ярдәме сорап, шәһәрдән һәм Потап-Томбарлы авылыннан ике яшь кеше мөрәҗәгать итә. Зыян күрүчеләрнең әйтүләренә караганда, аларны хәрби комиссариат янында билгесез кешеләр кыйнаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев