Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Министр сөтнең сатып алу бәясе кайчан тотрыкланачагын әйтте

“Сөт буенча борчылу әле дәвам итә”, - диде министр.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сөтнең сатып алу бәясекайчан тотрыкланачак дигән сорауга үз фаразларын әйтте.

“Сөт буенча әле борчылу дәвам итә. Әмма әйтәләр бит: “Син уйлыйсың уңайга, кереп китә дугайга”, дип. Күптән түгел генә шундый мәгълүматларга тап булдык. Илгә күпләп пальма мае, коры сөт керү дәвам итә. Ни өчендер аңа чик куярга җыенмыйлар. Гәрчә ул безнең көчтән килә торган әйбер түгел. Әле аны безнең күршеләр үзләренекен генә түгел, читтән алып та кертәләр дигән хәбәр йөри. Шуңа күрә көзгә таба гына берникадәр уңайлану булмас микән, шуңа өметләнеп яшибез. Инде аны шуның кадәр зур күләмдә җитештерүче буларак, баш саннарын да киметеп булмый инде. Чөнки аңа күп акча кертелгән, күп көч куелган. Өметләнәбез инде, өметләнәбез. Дәүләт эшлеклерәк чара күрер, дип өметләнәбез”, - диде министр.

Марат Әхмәтов сөт бәяләренә дә тукталып үтте.

“Әйтергә оят, бүген шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын – 10-11, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 15-16 сумга җыялар. Без яртыеллыкта сөттән генә акча керемен 2 млрд 600 млн сумга югалттык”, - диде авыл хуҗалыгы министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев