Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Микрорайонда автоюл буйлап койма куелачак

Агымдагы елда Баулы районында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган, алты кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Галиев юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышында сөйләде.

Рәмис Галиев мәгълүматына караганда, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре – машина юлында транспорт чаралары урнашуны бозу, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве, каршы як полосага чыгу, автомобиль белән алкоголь исереклеге хәлендә идарә итү. Агымдагы елда алкоголь исереклеге хәлендәге шофёр катнашындагы бер авария булган, ике кеше җәрәхәтләнгән. Җомга һәм якшәмбе көннәрендә аварияләр күбрәк теркәлә.

Утырышта микрорайонда балигъ булмаган бала катнашында булган юл-транспорт һәлакәте турында да сүз барды. Юлның ул участогында юл кагыйдәләрен бозучылар саны арту белән бәйле рәвештә, аның буйлап коймалар урнаштыру планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев