Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

МФЦ хезмәтләре авылларда да күрсәтелә

Авыл кешеләре махсус кабул итү пунктларында күп функцияле үзәк хезмәтләреннән файдалана ала. Безнең районда үзәкнең җиде структур подразделениесе бар.

Авыллардагы шундый кабул итү пунктлары билгеле бер график нигезендә эшли, алар Александровка, Поповка, Покров-Урыстамак, Исергәп, Кызылъяр, Новозареченск, Потап-Томбарлы авыл җирлекләренең җирле администрацияләре биналарында урнашкан. График аларның эшчәнлеге режимы үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Әлеге структур подразделениеләрдә конкрет документ рәсмиләштерергә, консультация һәм мәгълүмат алырга мөмкин. Мәсәлән, агымдагы елның ун аенда кабул итү пунктларына документлар рәсмиләштерер өчен 118дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Авылларда күчемсез милекне теркәү, күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат алу һәм прописка белән бәйле хезмәтләргә ихтыяҗ аеруча зур.

Кабул итү пунктларының эш сәгатьләрен учреждение сайтыннан карарга була. Авыл халкы, җирлек администрациясенә алдан мөрәҗәгать итеп, конкрет хезмәтне алуга заявка калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев