Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтү: аны бушлай алу хокукын кем яклар

Бу сорауларга жавапны Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәhәрендәге филиалының директоры Әнис Миндаров җавап бирде.

Полисны алыштырырга кирәкме, поликлиникаларда түләүле хезмәтләр күрсәтергә тәкъдим итсәләр, ризалашыргамы, юкмы?

Редакциянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, газета укучылар еш кына полисны алыштыруга һәм шәһәр поликлиникаларында медицина хезмәтләре күрсәтүгә кагыла торган сораулар бирә. Турыдан-туры линия кысаларында газета укучыларыбызның әнә шундый кайбер сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре җавап бирде.

- Хәерле көн! Бу Раиса Михайловна. Совет районында эшләгәндә медицина полисын мин «Чулпан-мед» иминият компаниясендә алган идем. Пенсиягә чыкканда миңа иминият компаниясен алыштырырга кирәк буламы?

- 2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән Мәҗбүри медицина иминияте турындагы федераль закон нигезендә, граждан мөстәкыйль рәвештә иминият медицина оешмасын сайлап алырга яисә аны алыштырырга хокуклы. Россия гражданнарына 2011 елның 1 маеннан бирелгән полислар эштән азат ителгәндә яки эшкә урнашканда гамәлдә булудан туктамый һәм иминият медицина оешмасын алыштырганда яңадан рәсмиләштерелми – шул полисларга яңа иминият оешмасы турында мәгълүматлар кертелә генә. Шулай итеп, иминият компаниясен алыштырырга кирәкме, юкмы дигән сорауга сез үзегез җавап бирергә тиеш –  моны елга бер тапкыр 1 ноябрьгә кадәр эшләргә була.

- Хәерле көн! Республикада кайберәүләрнең кәгазь полислар урынына электрон полислар алуы турында ишетеп беләм. Болай эшләү мәҗбүриме?

- Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре буенча яңа (бердәм) үрнәктәге полислар кәгазьдә һәм электрон рәвештә (пластик карта) бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта электрон полислар медицина мәгълүмат системалары аларны «укырга» әзер булган  төбәкләрдә генә бирелә. Бердәм үрнәктәге полислар Россия территориясендә 2011 елның 1 маеннан бирелә башлады һәм Россия Федерациясе гражданнары өчен аларның гамәли вакыты чикләнми. А5 форматлы кәгазь бланк рәвешендәге полисы булган затларга аны алыштырырга кирәкми. Электрон полис яңа документ түгел, ул полис бланкының яңа формасы гына. Илдә яңа үрнәктәге бөтен кәгазь полисларны да электрон формадагыларына алыштыру үткәрелми, гамәлдә булган бердәм үрнәктәге кәгазь полисны граждан теләге буенча электрон полиска алыштыру закон нигезендә каралмаган.

Яңа медицина полисын, беренче чиратта, 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән иске үрнәктәге полисларның хуҗаларына, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте полисы бөтенләй булмаган затларга, мәсәлән, яңа туган балаларга, шәхси мәгълүматлары (фамилияләре, исемнәре, аталарының исемнәре) үзгәргән яки алар полиста дөрес күрсәтелмәгән затларга алырга кирәк. Полисны алу өчен Россия Федерациясенең балигъ булган гражданына шәхсән яки вәкиле аша (ышанычнамә нигезендә) Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче түбәндәге өч иминият компаниясенең берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: җаваплылыгы чикләнгән «АК-БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте.

- Сезне Людмила менә нинди сорау белән борчый әле. Иске үрнәктәге полисымның амәле 2010 елда чыкты. Миңа яшәү урынында урнашкан, полисым беркетелгән поликлиникада хезмәт күрсәтүдән баш тарта алалармы? Мин үзем култык таякларында йөрим. Минем өчен яңа полисны күрешемә алырга ярыймы?

- Мондый полисыгыз булса, районыгыз поликлиникасында сезгә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта алмыйлар. Шулай булса да, якын арада бу полисыгызны яңасына алыштырырга кирәк. Моны сез шәхсән яисә үзегезнең вәкилегез аша, ә тәгаен сезнең очракка килгәндә, язма рәвештә рәсмиләштерелә торган ышанычнамә нигезендә күршегез аша эшли аласыз.

- Минем исемем Равил. Мин яшәү урынындагы поликлиника табиблары эшеннән канәгать түгел, шуңа күрә башка поликлиникага беркетелә аламмы?

- Әйе, беркетелә аласыз. Моның өчен үзегез сайлап алган медицина оешмасының баш табибы исеменә гариза язарга кирәк. Бу вакытта медицина оешмасы хезмәт күрсәтә торган зонадан читтә яшәүче гражданнарны участок табибларына беркетергә рөхсәт ителә.

Беркетелгән кешеләр саны тәкъдим ителә торган нормативтан артып китә икән, поликлиника сезне беркетүдән баш тартырга да мөмкин. Шул ук вакытта, территориаль- участок принцибы буенча беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмасы гражданга аны фактта яшәгән урыны буенча беркетүдән баш тарта алмый.

- Исәнмесез! Сезгә Нурия Юныс кызы шалтырата. Минм ирем – I төркем инвалиды, параличланган. Ул медицина ярдәме күрсәтү өчен медиклар чакырта аламы?

- Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы нигезендә медицина ярдәме шул исәптән пациентларның мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итү (күчеп йөрү) мөмкинлеге булмаганда (чикләнгәндә) өйдә күрсәтелә. Табибны өйгә чакыру тәртибе һәм медицина ярдәмен өйдә күрсәтү медицина оешмасы эшчәнлегенең эчке кагыйдәләре белән җайга салына. Бу мәсьәләне хәл итү өчен сез учаток табибына яисә поликлиника җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Әгәр дә проблемалар килеп чыкса, сезгә мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк («кайнар линия»  телефоны полиста күрсәтелгән). Өйдә медицина ярдәме күрсәтү табиб чакыруны кабул иткән көндә авыруга медицина хезмәткәре тарафыннан хезмәт күрсәтүне һәм участок табибы билгеләве буенча табиб-белгечләрнең консультацияләрен үткәрүне күздә тота. Өйдә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү мөрәҗәгать кергән минуттан алып ике сәгать эчендә гамәлгә ашырыла.

- Хәерле көн! Бу Гүзәл. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча мин медицина ярдәменең кайсы төрләрен бушлай алырга хокуклы?

- Иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен бушлай алу хокуклары мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге федераль законнарда беркетелгән. Мәсәлән, стационарда, шул исәптән көндезге стационарда, поликлиникада медицина ярдәме, ашыгыч медицина ярдәме мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы булып тора, аны күрсәтү полис буенча Россия Федерациясенең барлык субъектында да бушлай гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, стационарда, көндезге стационарда медицина ярдәме, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә, поликлиникада кичектергесез халне җиңеләйткәндә дару препаратлары пациентка бушлай бирелергә тиеш. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәменең кайсы төрләрен бушлай алып булу турында иминләштерелгән затларга мәгълүмат бирү иминият медицина оешмалары белгечләре компетенциясенә керә. Моның өчен мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият компаниясенең кайнар линиясенә яисә 8 800 200 51 51 телефоны буенча контакт-үзәккә шалтыратырга була. Әгәр дә пациентка медицина хезмәте күрсәткән өчен үз акчасын түләргә тәкъдим итәләр икән, аңа түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турында шартнамәгә кул куйганчы, иминият вәкиленә шалтыратып, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү нигезле яисә нигезсез тәкъдим ителү турында ачыкларга кирәк. 

 

Иминләштерелгән гражданнар хокуклары турында тулырак мәгълүматны www.fomsrt.ru сайтыннан яисә 8-800-200-51-51 телефоны буенча алырга була (Россиядән шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X