Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкурста җиңүчегә – автомобиль

Уңышны җыеп алуны һәм көзге кыр эшләрен иң яхшы оештырган район хуҗалыкларының берсе Шәһәр көнендә автомобиль белән бүләкләнәчәк.

Баулы муниципаль районы Советы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында "Урып-җыю һәм көзге кыр эшләрен иң яхшы оештыручы" район конкурсы игълан ителде.
Конкурста Баулы районының 1000 гектардан да ким булмаган авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнарын эшкәртүче крестьян-фермерлык хуҗалыклары катнаша.
Конкурсның положениесе буенча, урып-җыю һәм көзге кыр эшләрен үткәрү чорында хезмәт һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган хуҗалыклар һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары бәйгедән төшеп кала.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, конкурска йомгак ясаган вакытта бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны төгәлләү вакытына, бер баш шартлы терлеккә әзерләнгән тупас һәм сусыл азыклар күләменә, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар орлыкларын язгы чәчүгә салу срокларына, урып-җыю һәм көзге кыр эшләре барышында хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау үтәлешенә бәя биреләчәк.
Конкурста җиңү яулаган иң яхшы хуҗалыкка Шәһәр көне бәйрәмендә автомобиль ачкычлары тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев